Татарстан Республикасы кырларында авыл хуҗалыгы культураларын җыю дәвам итә. Калган урып-җыю мәйданнары – 380 мең га.көнбагыш буенча шактый күләмнәр – 205 мең га, кукуруз буенча - 90 мең га. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Республикада шулай ук шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. Бүгенгә 27 мең га мәйданда, ягъни планнан 50% мәйданда, 1 млн. 290 мең тонна чыгарылган, уртача уңыш – 475 ц/га. Шикәр заводлары 458 мең тонна әзерләгән, 390 мең тонна чимал эшкәртелгән, 50 мең тоннадан артык шикәр әзерләнгән.
Урып-җыю эшләре һәм терлек азыгы әзерләү белән беррәттән, туфракны төп эшкәртү дә дәвам итә. Бүгенгә 1 млн 51 мең га эшкәртелгән, ягъни планлы мәйданның 67%ы, шул исәптән тирәнтен сөрү җирләре - 400 мең га. Туфракны туңга сөрүдә 1100гә якын агрегат эшли, көнгә 28 мең гектардан артык эшкәртелә.
Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы терлек азыгы әзерләү эшләре турында сөйләде. Бүгенгә республика буенча бер шартлы башка 33,3 центнер терлек азыгы әзерләнгән, бу планнан 83% тәшкил итә.
Силос өчен кукуруз җыю дәвам итә. 125 мең га мәйданнан 72,7 мең га яисә планлаштырылган күләмнән 58%ы җыелган. 2 млн 232 мең тонна силос әзерләнгән, планнан 60%. Чүпрәле, Балтач, Буа, Лаеш муниципаль районнарында силос өчен кукуруз җыю әйбәт темплар белән бара - монда барлык мәйданның 80%тан артыгы җыелган.
Министр хәбәр иткәнчә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә 2025 елда биш юнәлеш буенча 711 млн. сум каралган, бу узган ел белән чагыштырганда 264 млн. сумга күбрәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән савым сыерлары асрауга бер сыерга - 6300 сумга кадәр, бер ана кәҗәгә - 1 мең сумга кадәр, мини-фермалар төзүгә - 1 млн сумга кадәр, товар һәм нәселле таналар сатып алуга 80 һәм 90 мең сумга кадәр арттырылган.
2025 елдан субсидияләр алуга таләпләр катгыйланган, каплау өчен тотылган чыгымнарны мәҗбүри раслау кирәк. Бүгенгә авыл халкына 440 млн. сум, ягъни лимитның 62%ы тапшырылган, сайлап алуның беренче этабы йомгаклары буенча 26 мең 882 шәхси ярдәмче хуҗалык субсидия алган. Ярдәмнең төп юнәлеше -савым сыерларын асрау, бу максатларга 534 млн сум каралган. 19 мең гариза кергән, 347 млн сум, шулардан 2 мең гариза буенча субсидия бирүдән баш тартылган. Баш тартуның төп сәбәпләре - чыгымнарны раслый торган документлар булмау.
Марат Җәббаров Әтнә, Апас, Арча, Алексеевск, Балык Бистәсе, Тәтеш, Теләче муниципаль районнарында заявкалар бирү буенча әйбәт эш алып барылуын билгеләп үтте, аларда сыерларның 70 һәм аннан да күбрәк процентына субсидияләр алынган.