Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Иннопром.Беларусь" халыкара сәнәгать күргәзмәсе чараларында катнаша.
Минск халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Беларусь Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Рогожник, башка рәсми затлар каршы алды.
Килүгә үк Татарстан Рәисе "Иннопром" уздыру мәйданчыгына - BELEXPO ХКҮ мәйданчыгына юнәлде. Биредә Беларусь Республикасы җитәкчелеге, шулай ук Казахстаннан килгән хезмәттәшләр белән очрашулар планлаштырылган.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук "Иннопром.Берарусь"ның төп пленар сессиясендә катнашачак.
Искәртәбез, "Иннопром-2025" кысаларында Минскта Татарстан стендында Татспиртпром, ICL сервис, Эйдос кебек компанияләр тәкъдим ителгән.