Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанда эш сәфәрендә. Республика Рәисе Төркмәнстанның Бәйсезлек көненә мәртәбәле кунак буларак чакырылган. Бүген иртән ул Халк Мәсләхәте Рәисе Корбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.
"Мин сезне кунакчыл Төркмәнстан җирендә Татарстан лидеры сыйфатында кабул итүемә бик шатмын, шулай ук сезне Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында ышанычлы җиңүегез белән котлыйсым килә", - дип сәламләде Гурбангулы Бердымөхәммәдов әңгәмә башланганда. Ул билгеләп үткәнчә, вазыйфага керешкәннән соң ук Төрекмәнстанга визит ике яклы мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәсен ассызыклый.
«Сезгә Төркмәнстанның дәүләт бәйсезлегенә ирешүенең 34 еллыгы уңаеннан котлауларыгыз һәм изге теләкләрегез өчен рәхмәт белдерәсем килә", - дип ассызыклады Халк Мәсләхәте Рәисе.
Ул искәрткәнчә, күп еллар дәвамында Татарстанның әйдәп баручы компанияләре Төркмәнстан территориясендә эшчәнлекләрен уңышлы алып баралар.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовка барлык уртак проектларга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.