Рөстәм Миңнеханов Чаллыда: Татарстан - Россиянең сәнәгать потенциалы терәге

26.09.2025

Татарстан хаклы рәвештә Россиядә дә, чит илләрдә дә мәгълүм алдынгы сәнәгать төбәге булып тора. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чарада чыгышын шундый сүзләр белән башлады.

Искәртәбез, чара Чаллыда (Орган залы) уза.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан машина төзелеше комплексының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Машина төзүчеләр көне белән котлады. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда тармакның 3 меңнән артык предприятиесе эшли, аларда 135 меңнән артык кеше эшли. Санкцион басымның катлаулы шартларында предприятиеләрнең хезмәт коллективлары куелган бурычларны лаеклы хәл итәләр, яңа эшләнмәләр кертәләр һәм җитештерелә торган продукция күләмнәрен арттыралар.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, быелның 7 ае йомгаклары буенча машина төзелешендә төяп җибәрелгән продукция күләме 1 трлн сумнан артып киткән. 7 ай йомгаклары буенча машина төзүчеләр тарафыннан 26 мең берәмлек автотранспорт чарасы, 2 мең берәмлектән артык авыл хуҗалыгы һәм юл-төзелеш махсус техникасы, 1 млн 400 мең берәмлектән артык көнкүреш техникасы җитештерелгән. «Бу саннарның һәрберсендә безнең завод хезмәткәрләренең көндәлек хезмәте, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Башкарылган эш нәтиҗәсендә Татарстан ил субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында 1 нче урынны алып тора.

Татарстан Рәисе республика предприятиеләренә даими игътибарлары һәм күрсәткән ярдәмнәре өчен ил Президенты Владимир Владимирович Путинга, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына рәхмәт белдерде.

"Татарстан хезмәт һәм индустриаль казанышларның бай тарихына ия. Дистә еллар дәвамында безнең республика илнең сәнәгать потенциалы терәге булды, Россия икътисадын үстерүгә һәм оборона куәтен ныгытуга зур өлеш кертте. Быел без мөһим датаны – Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үттек. Сугыш елларында Татарстанда куәтле тыл сәнәгате формалаша. Предприятиеләр тарафыннан фронтка алты йөздән артык атамадагы корал һәм сугыш кирәк-яраклары китерелә. Тыл хезмәтчәннәребезгә уртак Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Предприятиеләребезнең хезмәт батырлыгы турындагы истәлек федераль дәрәҗәдә дә мәңгеләштерелә", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук искәрткәнчә, быел Россия Президенты В.В. Путин Указы белән Зеленодольск шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Бүгенге тантаналы чара - тармакның күренекле эшлеклеләре турындагы истәлекне саклауның мөһимлеген ассызыклау өчен менә дигән сәбәп, дип искәртте Татарстан Рәисе. 2025 елның 30 августында Казанда Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең легендар җитәкчесе Александр Филиппович Павловның барельефы, Борис Иванович Тихомиров сквер һәм бюсты ачылды.

"Тарихи хәтерне саклау - безнең сәнәгать мәдәниятебезнең мөһим өлеше һәм киләчәк казанышларның нигезе. Мондый традиция киләчәктә дә дәвам итәчәк", - дип белдерде ул.

"Бүген Татарстан машина төзүчеләре дә безнең уртак җиңүебезгә зур өлеш кертә. Республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре эшләрен интенсив режимда дәвам итәләр. Заводларның хезмәт коллективлары, дәүләт куйган стратегик бурычларны үтәү өчен, 2-3 сменада эшләп, өзлексез җитештерүне тәэмин итәләр. Быел 130 еллыгын билгеләп үткән Горький исемендәге завод һәм 85 еллыгын билгеләп үткән Казан вертолетлар заводы эшчәнлеге ил җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде. Алар югары бүләккә – «Фидакарь хезмәт өчен» орденына лаек булдылар", - дип искәртте Татарстан Республикасы Рәисе.

Аерым рәхмәт сүзләрен ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга – мобилизацияләнгән хезмәткәрләргә, аларның гаиләләренә игътибар иткән, аларга ярдәм күрсәткән компанияләргә юллады.

МХОнең беренче көннәреннән үк предприятиеләр хәрби хезмәткәрләргә, хәрби частьләргә һәм Россиянең яңа субъектлары халкына ярдәм итүдә актив катнаша. Бу эшкә КАМАЗ, Казан авиация һәм вертолет заводлары, шулай ук муниципаль район предприятиеләре зур өлеш кертә. Алар арасында – Мөслим районыннан «Агромастер» һәм Биектау районыннан «Казаньсельмаш». Татарстанда һәм Россиядә бу ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов һәм залда булган МХОдә катнашучыларны алкышлар белән сәламләргә тәкъдим итте, алар республиканың машина төзелеше предприятиеләрендә эшләделәр, ә хәзер Ватанны лаеклы яклыйлар.

Машина төзелеше тармагын үстерүнең иң мөһим шарты - кадрлар белән тәэмин итү. Кадрларны системалы әзерләү мәктәп эскәмиясеннән башлап һәр предприятие тарафыннан гамәлгә ашырылырга тиеш, дип ассызыклады Татарстан Рәисе. Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә юнзлеш сыйныфлары төрле тармакларда булдырылган. Техник иҗат түгәрәкләренә аерым игътибар бирелә. Яшьләр белән мондый эш тармакның тотрыклы үсешен тәэмин итәчәк.

«Әлбәттә, теләсә кайсы предприятиенең төп байлыгы - аның коллективы. Бүген залда - машина төзелеше тармагы хезмәткәрләре, алар бөтен гомерләрен яраткан эшләренә багышладылар. Бу Фатих Галиуллин - Горький исемендәге Зеленодольск заводында 62 ел эш стажы. Горький исемендәге Зеленодольск заводында 45 ел эшләгән Ирина Сусликова. Татьяна Молоснова - ТЭМПО предприятиесендә 43 ел эш стажы. Ветераннарыбызны алкышлар белән сәламлибез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Күп кенә предприятиеләребездә бер гаиләнең берьюлы берничә буыны эшли. Хезмәт династияләре вәкилләре арасында - Казан вертолетлар заводыннан Сорокиннар-Бешановлар-Галченковлар гаиләсе, аларның гомуми эш стажы 395 ел. Шляхтиннар гаиләсе КАМАЗда 240 ел хезмәт куя. Ә Хәсәновларның Казан авиация заводыннан гомуми стажы - 206 ел.

Яшьләрнең өлкән буын эшен лаеклы дәвам итүе сөендерә. Казан вертолетлар заводы слесарь-ремонтчысы Азат Сибгатуллин " һөнәре буенча иң яхшы» бөтенроссия конкурсында 1 нче урынны алды. «Ферри Ватт» компаниясе җитәкчесе Ярослав Желонкин «Елның яшь сәнәгатьчесе» бөтенроссия премиясенә ия булды.

Моннан тыш, Татарстан җыелма командасы «Профессионаллар» илкүләм чемпионатында югары нәтиҗәләр күрсәтте: «Машина төзелешен конструкторлык-технологик тәэмин итү» компетенциясендә алтынны Данир Галимуллин яулады (В.Д. Поташов ис. Техник колледж) һәм Рафаэль Ганиев (Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбе).

«Реверсив инжиниринг» компетенциясендә иң яхшысы Антон Ивыгин булды (В.Д. Поташов ис. Техник колледж).

"Яшь белгечләрнең мондый казанышлары Татарстан машина төзелеше комплексының киләчәге ышанычлы кулларда булуын раслый, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Республика машина төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Сезгә яңа уңышлар, нәтиҗәле эш, сәламәтлек һәм иминлек телим».

Татарстан Рәисе республиканың машина төзелеше тармагының алдынгы хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре, Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәт хатлары тапшырылды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.