Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кыла. Сәфәрнең төп максаты - Машина төзүчеләр көнен бәйрәм итү чараларында катнашу.
Тантаналар Чаллының Орган залында узачак. Орган залы каршындагы мәйданчыкта төбәк предприятиеләре чыгара торган заманча автотехника күргәзмәсе ачылган.
Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ зур йөк автомобильләре модельләре, башка техника белән танышты. Бу шул исәптән «АлАЗ», «Казаньсельмаш», «Соллерс Алабуга» предприятиеләреннән машина төзелеше продукциясе һәм башкалар.
«КАМАЗ» ГАҖ һөнәри бәйрәмгә багышланган күргәзмәдә К5 буынының югары технологияле автотехникасын күрсәтә. Экспозициядә - ике урынлы йөк машинасы: флагман КАМАЗ-54901 һәм КАМАЗ-54902. Ике модельгә дә Россия логистика компанияләре ихтыяҗ күрсәтә.
Шулай ук күргәзмәгә авыр тулы приводлы КамАЗ-65959 үзбушаткычы да куелган. Ул авыр юл шартларында файдалану өчен каралган, кагыйдә буларак, юллар, сәнәгать объектлары төзелешендә, шулай ук нефть-газ чыгару тармагында кулланыла. Моннан тыш, КАМАЗ-65658 шассисында КМУсы булган борт автомобиле куелган.
Татарстан Рәисе белән бергә экспозицияне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар карады. Искәртәбез, ТР Машина төзүчеләр көне Чаллыда 2017 елдан бирле үткәрелә.
Бүген чарада гадәттәгечә Татарстанның машина төзелеше тармагының иң яхшы хезмәткәрләре, шулай ук республика ведомстволары министрлары, муниципалитетлар башлыклары һәм алдынгы машина төзелеше предприятиеләре җитәкчеләре катнашачак.