Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советының унөченче утырышында катнаша

25.09.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 13 нче утырышында катнаша.

Көн тәртибенә, парламент Президиумы карары нигезендә, 19 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән беренче укылышта карау өчен 15 республика законы проекты һәм бер федераль закон проекты, шулай ук башка мәсьәләләр.

Беренче укылышта оешмалар мөлкәтенә салым турында, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында, «Хезмәт ветераны» исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында, халыкка адреслы социаль ярдәм турында, фән һәм фәнни эшчәнлек турында һәм башка республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары каралачак.

Моннан тыш, утырышта Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.

Хөкүмәт сәгате кысаларында республика Хөкүмәтенең янгын куркынычсызлыгы турындагы мәгълүматын карау планлаштырыла.

Аерым алганда, депутатлар Баксиков Рәсим Рәшид улының Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату өчен тавыш бирделәр – башка вазыйфага билгеләнүгә бәйле рәвештә.

Парламент спикеры Фәрит Мөхәммәтшин Рәсим Баксиковка актив һәм нәтиҗәле депутат эше өчен ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Утырыш барышында нотык белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин - «Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 һәм 321 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 114-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында чыгыш ясады (I укылыш).

«Оешмалар мөлкәтенә салым турында «Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 105-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проектын (I укылыш) ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим итте.

Тулырак мәгълүмат ТР Дәүләт Советы сайтында

- https://gossov.tatarstan.ru/index.htm/news/4128.htm


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.