Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
Чара югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта - Казанның ИТ-паркында (Петербург ур.) узды.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры итеп Илья Начвин билгеләнде.
2020 елдан ул Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары вазыйфасын башкарган.
Белешмә өчен:
Илья Сергеевич Начвин 1989 елның 2 августында Казан шәһәрендә туган.
Белеме:
2011 ел - А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетын – КАИны тәмамлаган (икътисад һәм предприятиедә идарә итү (тармаклар буенча), икътисадчы-менеджер).;
2019 ел - Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын (сәнәгать һәм гражданлык төзелеше) тәмамлаган.
2020 ел - «Дәүләт һәм муниципаль сатып алуларга идарә итү» буенча яңадан һөнәри әзерлек узган, Россия Федерациясе Президенты каршындагы РАНХиГС.
Хезмәт эшчәнлеге:
2011-2013 елларда - КДТИнең 1 разрядлы белгече, 1 разрядлы белгеч, 1 разрядлы өлкән белгеч, җыелма анализ һәм автоматизация бүлегенең әйдәп баручы белгече, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Казан шәһәре
2013-2018 елларда - Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең җыелма анализ һәм автоматлаштыру бүлеге башлыгы, Казан шәһәре
2018-2020 елларда - Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең контроль-аналитика бүлеге башлыгы, Казан шәһәре
01.2020-04.2020 - җитәкче, «Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе» ТР ДКУ
2020 елның апреленнән – Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары.