Рөстәм Миңнеханов Татарстан Рәисе вазыйфасына керешү тантанасына чакырылган дустанә илләрнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре һәм делегацияләре әгъзалары белән очрашты

19.09.2025

Бүген Рөстәм Миңнеханов чит илләрнең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчеләре, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешү тантанасына чакырылган дустанә илләр делегацияләре әгъзалары белән очрашты.

Очрашу Салих Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда тантаналы чара башланганчы узды.

Рөстәм Миңнеханов барысына да дустанә илләр вәкилләренең Россия Федерациясе төбәге буларак Татарстанга күрсәткән игътибарлары, шулай ук республика белән күптәнге нәтиҗәле элемтәләре өчен рәхмәт белдерде.

Ул ассызыклаганча, Татарстан күп илләр белән сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар партнерлыкны үстерүгә һәрвакыт аерым игътибар бирә.

Очрашуда Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисенең беренче урынбасары Данияр Җолдош улы Амангельдиев, Үзбәкстан Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ботирҗон Закир улы Әсәдов, Беларусь Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Рогожник Александр Николаевич, Казахстан Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Абаев Даурен Әскәрбәк улы, Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе Хакиме Мирзаев Зойир Таир улы һәм башкалар катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.