Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы Рәисе (Башлыгы) таныклыгын тапшырдылар

19.09.2025

Бүген Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы Рәисе (Башлыгы) таныклыгын тапшырдылар.

Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Документны ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев тапшырды.

Искәртәбез, вазыйфага керешү тантанасы башланганчы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында катнашкан сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре җитәкчеләре белән очрашу үткәрде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.