Татарстан Инвестиция-венчур фондының Кайгыртучанлык советына яңа проектлар тәкъдир ителде
01.12.2008
Бүген Татарстан Рекспубликасы Инвестиция-венчур фондының Кайгыртучанлык советы утырышында катнашучылар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанда инновацион һәм инвестицион проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Утырыш алдыннан журналистларга Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов хәбәр иткәнчә, Кайгыртучанлык советы әгъзалары берничә мәсьәләне караячак. “Бу – инновацион юнәлештәге мәсьәләләр. Без Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондында тормышка ашырылу стадиясендә булган проектлар турында фикер алышачакбыз. Моннан тыш, тормышка ашыру һәм инвестицияләү планлаштырыла торган проектлар турында да фикер алышырга кирәк булачак. Без бүген шулай ук “Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея” IV республика конкурсында бүләкләү өчен сайлап алынган проектларны да тәкъдир итәчәкбез”, - диде ул.
Утырышта бизнеска ярдәм итү буенча “Татарстан Республикасы икътисадының өстенлекле тармакларында проектларны тормышка ашыра торган предприятиеләргә коммерцияле банкларның кредитлары буенча процентларның күпмедер өлешенә компенсация бирү турында” дигән программаны тормышка ашыруны дәвам итәргә тәкъдим ителде. Әлеге программаны Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды тормышка ашыра. Агымдагы елда фонд тарафыннан 7 оешмага гомуми суммасы 4,04 млн. сум булган компенсация түләнгән. Фонд белгечләре тарафыннан инвестицион проектларны тормышка ашыруның барышы турында хисап бирү кысаларында предприятиеләрдән алынган мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү буенча даими эш алып барыла. Инвестицион проектларны тормышка ашыруның барышы турында предприятиеләрнең хисабына анализ ясау нәтиҗәләреннән чыгып, 6 оешмага компенсация бирүне дәвам итәргә тәкъдим ителә.
Кайгыртучанлык советында фикер алышу өчен чыгарылган инновацион проектларның берсе – “Аерым урыннарны электромагнитлы зонд белән тикшерү методы базасында файдалы казылмаларга геологик тикшерү үткәрү” проекты.
Айнур Айделдинов аңлатканча, нефть-газ химиясе секторы предприятиеләре өчен геофизик тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлек бирә торган яңа аппаратлы-программалы комплекс төзелгән. “Кризис шартларында геофизик эшләрне үткәрүгә бәйле чыгымнарның үзкыйммәтен күп тапкыр киметү мөмкинлеге тудыра һәм сыйфатлырак нәтиҗәләр бирә торган инновацион проектларга сорау зур”, - диде ул.
Дөньякүләм финанс кризисы һәм нефть белән газга бәяләр төшү шартларында нефть-газ тармагының аеруча актуаль мәсьәләләреннән берсе – мәгълүматның дөреслеген арттырып, недраларны эзләүнең геологик тикшерүләргә бәйле чыгымнарны шактый киметергә мөмкинлек бирә торган яңа методларын эзләү һәм кертү.
Проект нигезенә аерым урыннарны электромагнитлы зонд белән тикшерү методын һәм җитештерелгән аппаратураны куллану салынган. Аерым урыннарны электромагнитлы зонд белән тикшерү методы, алынган нәтиҗәләргә караганда, сейсмотикшерү методлары һәм скважиналарны геофизик (электрик) тикшерү методлары белән генә чагыштырыла ала. Метод икътисади яктан караганда файдалырак, чөнки тизрәк эшләргә мөмкинлек бирә, материаль һәм кеше ресурсларын күп җәлеп итүне таләп итми. Метод экологик яктан зарарлы түгел, әйләнә-тирә мохиткә зыян китерми.
Эшләнгән карарны базарга чыгару өчен, аерым урыннарны электромагнитлы зонд белән тикшерү методының методологик һәм аппарат өлешен оптимальләштерүгә юнәлдерелгән тәҗрибә-конструкторлык эшләрен үткәрергә кирәк. Ул кырда үткәрелә торган сынаулар барышында алынган тикшеренүләрнең статистик мәгълүматларына анализ ясау һәм аларны гомумиләштерү хисабына тормышка ашырылачак. Аерым урыннарны электромагнитлы зонд белән тикшерү методы эчә торган су, битум, нефть, табигый газ һәм ташкүмер ятмаларын ышанычлы һәм тиз эзләргә мөмкинлек бирә. Шулай ук минераль файдалы казылмаларны (рудалар, алмаз һәм уран ятмаларын кертеп) эзләү мөмкинлеге дә бар.
Кайгыртучанлык советына тәкъдим ителәчәк икенче проект – “АРОС” үзәктән куу җайланмалары проекты. “Бу – актуаль проект. Монда аз су куллануны сорый торган цемент турында сүз барачак. Җәйге сезондагы төзелеш шаукымы вакытында төзелеш комплексындагы предприятиеләребезнең цемент сатып алуга бәйле проблемалары булды. Әлеге проект инновацион, ул Казан инженерлык-төзелеш институтында уйлап чыгарылды. Проект республикадагы химия сәнәгате калдыкларыннан яңа компонентлы өстәмәләр ясарга тәкъдим итә. Бу материалларны цемент составында куллану аның сыйфатын яхшыртачак”, - дип хәбәр итте Айнур Айделдинов.
Шуны да искәртик: 16 нчы декабрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея” IV республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булачак. Конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча иң яхшы идея авторларына, конкурс номинациясеннән чыгып, 10000 – 100000 күләмендә премия билгеләнәчәк. “Елдан-ел конкурста катнашучылар саны арта бара. Ләкин җиңүчеләр саны үзгәрешсез кала – 50. Быел яңа номинацияләр һәм конкурсны оештыруга ярдәм итүчеләр (алар эксперт комиссиясе составында эшләделәр) барлыкка килде. Проектлар инде сайлап алынды һәм бүген Кайгыртучанлык советына тәкъдим ителәчәк”, - диде Айнур Айделдинов.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы