Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Сәнәгать һәм технологияләр министры Мәхмәт Фатыйх Кадҗир белән очрашты

18.09.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Сәнәгать һәм технологияләр министры Мәхмәт Фатыйх Кадҗир белән очрашты.

Очрашу Истанбулда узды, анда Рөстәм Миңнеханов эш сәфәрендә.

Рөстәм Миңнеханов Төркия коллегасына «Технофест» авиация, космонавтика һәм технологияләр фестиваленә чакыруы өчен рәхмәт белдерде. «Без гадәттәгечә Төркия Республикасы белән сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәбез, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан безнең илләр арасында нәтиҗәле бәйләүче чылбыр булып тора».

Ул искәрткәнчә, Төркия Республикасы Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында һәрвакыт әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе булды. Әйтик, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше ике тапкырга арткан һәм 5,3 миллиард доллар тәшкил иткән.

Төркия Республикасы Сәнәгать һәм технологияләр министры Мәхмәт Фатыйх Кадҗир үз чиратында Төркиянең Татарстан белән хезмәттәшлеккә зур кызыксынуын билгеләп үтте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.