Рөстәм Миңнеханов Истанбулда «Технофест» авиация, космонавтика һәм технологияләр фестивалендә булды

18.09.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Истанбулда «Технофест» авиация, космонавтика һәм технологияләр фестивалендә булды.

Чараны оештыручы - Төркия Республикасының Сәнәгать һәм технологияләр министрлыгы.

Бу инде 12 нче «Технофест» фестивале, аның төп максаты - технологияләр конкурслары, авиашоулар, концертлар һәм башка чаралар уздыру юлы белән җәмгыятьнең технологияләр белән кызыксынуын арттыру.

Рөстәм Миңнеханов фестивальдә катнашучы компанияләрнең стендларын карады, авиация техникасының урам экспозициясе белән танышты, тәкъдим ителгән модельләрне бәяләде.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кыла.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.