Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Истанбулдагы Генераль консулы Андрей Буравовка Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтен тапшырды

18.09.2025

Бүген Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Истанбулдагы Генераль консулы Андрей Буравовка Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтен тапшырды.

Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга зур өлеш керткән өчен тапшырылды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кыла


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.