Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кыла

18.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кыла.

Бүген Истанбулда Рөстәм Миңнеханов берничә сәнәгать предприятиесе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашу уздырды.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Төркия компанияләренең Татарстанга якынча 2 млрд. АКШ доллары инвестицияләвен искәртте. Ул төбәкнең икътисадый һәм сәнәгать потенциалына тукталды, шулай ук автомобиль сәнәгате һәм автокомпонентлар, станоклар һәм металл эшкәртү, авыл хуҗалыгы машиналары төзелеше, югары технологияләр һәм ИТ-өлкә кебек юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү өчен яхшы перспективалар барлыгын билгеләп үтте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.