Рөстәм Миңнеханов «Бөтен гаилә белән сайлауларга!" фестивалендә булды

14.09.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин «Казан" гаилә үзәге янында узган "Бөтен гаилә белән сайлауларга!фестивалендә булдылар. Искәртәбез, гаилә фестивале бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә оештырылды.

Республика Рәисе татарстанлыларга актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәт белдерде. "Сайлаулар тәмамланды. Тавыш бирүдә сайлаучыларның 75%тан артыгы катнашты. Мин республиканың барлык шәһәр һәм районнарына чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сайлаулар иң югары дәрәҗәдә оештырылды", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, быел Мәскәүдә экстерриториаль сайлау комиссиясе эше оештырылган. Шулай ук махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрби хезмәт узучы гражданнар да тавыш бирә алган. "Болар барысы да безнең республикабыз, илебез патриотлары булуыбыз турында сөйли. Туган ягыбыз матурайсын өчен сезнең һәркайсыгыз бик күп хезмәт итә», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Республикада сайлаулар өч сайлау кампаниясен үз эченә алды: Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау, шулай ук 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча (Чаллы шәһәре) өстәмә рәвештә ТР Дәүләт Советы депутатын сайлаулар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.