Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында тавыш бирүдә катнашты.
Әсгать Сәфәров Татарстан Республикасы Лаеш районының Боровое Матюшино бистәсендәге 1747 нче сайлау участогында тавыш бирде.
Татарстан Рәисе сайлауларында дүрт кандидат (фамилияләренең алфавит тәртибендә) катнаша: Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
Бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстанда шулай ук 18 нче Мәләкәс округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар узачак.
Республикада тавыш бирү өчен барлыгы 2752 участок ачылган, алар 7:00дән 20:00гә кадәр эшли.
Искәртәбез, бүген VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар уза.