Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
"Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Кадерле тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм! Хәзерге дөньяның бөтен динамикасы, аның үсеше һәм алга баруы нефть-газ комплексы казанышлары белән тәэмин ителгән. Транспорт, сәнәгать, энергетика – икътисадның төп өлкәләре нефть-газ тармагы тәэмин итә торган ресурслар ярдәмендә эшли.
Нефть-газ комплексы тарихы - сәнәгать уңышларының елъязмасы гына түгел, ул бөтен төбәкләрне үзгәртеп кору, шәһәрләр һәм бистәләр туу, уникаль фәнни мәктәпләр һәм хезмәт династияләре формалашу тарихы да. Һәм бүген нефть-газ секторы икътисадның барлык өлкәләре өчен куәтле мультипликатив нәтиҗәлелек булдыруны дәвам итә, инновацияләр һәм үсешнең катализаторы булып тора.
«Татнефть» ГАҖ уңышлы үсешнең лаеклы үрнәге булып тора, аңа быел 75 ел тула. Узган дистә еллар эчендә компания беренче нефть скважиналарыннан алып заманча вертикаль-интеграцияләнгән холдингларга кадәр барып җитте. «Татнефть" колачлы инвестиция проектларын гамәлгә ашыра, инновацион технологик хәл ителешләрне гамәлгә кертә, экологик җаваплылык сыйфатының югары стандартларын билгели, бу аңа киләчәккә ышанычлы карарга мөмкинлек бирә.
Нефть һәм газ сәнәгате – республикабыз өчен аеруча әһәмиятле тармак. Бу өлкәдә ирешелгән уңышларга хөрмәтле ветераннар ныклы нигез салган, соңрак мактаулы эстафетаны яңа буын белгечләрекабул итеп алган. Тирән белемегез, хезмәткә җаваплы карашыгыз, сайлаган эшегезгә тугры булуыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Алга таба да сезгә яңа һөнәри казанышлар, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе икътисадын үстерүдә барлык планнарны һәм проектларны тормышка ашыруыгызны телим! Гаиләләрегездә иминлек, татулык һәм бәхет хөкем сөрсен!
Бәйрәм белән! С праздником!».