Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов нефть тармагының яшь белгечләре арасында һөнәри осталык конкурсында катнашучыларны сәламләде.
Нефтьчеләр арасында беренче һөнәри осталык конкурсы Әлмәттә 1970 елда ук уздырыла. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 55 ел дәвамында бу ярышлар күркәм традициягә - буыннар дәвамчанлыгы, хезмәт һәм инновацияләрнең югары стандартлары символына әверелде.
"Глобаль үзгәрешләр һәм ясалма акылның үсә барган роле шартларында югары квалификациягә һәм профессионализмга аеруча ихтыяҗ зур. Стандарт булмаган фикер йөртергә һәм инновацияләр кертергә сәләтле белгечләргә ихтыяҗ арта, бигрәк тә икътисадның нефть-газ секторы кебек стратегик тармакларында», - диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, конкурста иң талантлы яшь хезмәткәрләр, үз эшенең чын профессионаллары катнаша. "Ышанам ки, сез үзегезнең белемегезне, күнекмәләрегезне һәм осталыгыгызны уңышлы күрсәтә, тәҗрибә уртаклаша, карьера үсеше һәм шәхес үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ала алырсыз. Сезнең талантыгыз, тырышлыгыгыз һәм эшкә бирелгәнлегегез - нәкъ менә безнең ил мохтаҗ булган нәрсәләр. Сез - Ватан сәнәгатенең алтын фонды, һәм без сезнең белән горурланабыз!"- диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Рәисе конкурс мәйданчыкларын карады. Быел финалга чыгучыларның гомуми саны 437 кешегә җиткән. Алар 30 юнәлеш буенча иң яхшылар исеме өчен көрәшәләр.
Татарстан Рәисе нефть һәм газ чыгару буенча операторлар, скважиналарны җир астына ремонтлау бригадалары, бораулау бригадалары, электромонтерлар, АЗС хезмәткәрләре, медицина хезмәткәрләре һәм башка юнәлешле белгечләр арасындагы ярышларны күзәтте.