Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Владивостокка эш сәфәре кысаларында юбилейлы унынчы Көнчыгыш икътисадый форумы мәйданчыгында булды.
Республика Рәисе КИФның пленар утырышында катнашты. 2025 елда форум «Ерак Көнчыгыш – тынычлык һәм чәчәк ату хакына хезмәттәшлек" девизы астында уза. Гадәттәгечә утырышта Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. Дәүләт Башлыгы федераль Хөкүмәт алдына берничә бурыч куйды һәм Ерак Көнчыгышның үсеш перспективаларын билгеләде.
Шулай ук КИФ кырларында Рөстәм Миңнеханов «Газпромбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Зауэрс белән очрашу уздырды. Яклар Татарстан һәм «Газпромбанк» АҖнең перспектив юнәлешләр буенча хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.