Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, район активы белән очрашты.
2025 елның гыйнвар-июнь айларында җирле предприятиеләр тарафыннан 427 млрд сумнан артык сәнәгать продукциясе озатылган. Бу күрсәткеч буенча Түбән Кама районы республикада 3 нче урында тора.
2024 елда агросәнәгать комплексының җитештерү-икътисади күрсәткечләре буенча нәтиҗәлелек рейтингында район республикада 18 нче урында иде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эре мөгезле терлекләр саны 10,9 мең баш тәшкил итә, шул исәптән 5 мең сыер.
Урып-җыю кампаниясе кысаларында барлык мәйданның 83% ы суктырылган. Бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы гектардан 40 центнер тәшкил итә. Игенчеләр 64 мең тонна ашлык җыйганнар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Түбән Кама районы актив үсеп бара. Ул СИБУР компаниясенә иҗтимагый киңлекләрне, социаль өлкәне үстерүдә, медицина учреждениеләрен модернизацияләүдә ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама халкына һәм җирле предприятиеләргә гуманитар ярдәм күрсәткәннәре һәм МХО зонасына гуманитар йөкләрне җибәргәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең мөһимлеген аерым билгеләп үтте.
Татарстан Рәисе ассызыклаганча, республика программалары дәвам итәчәк. Ул шулай ук коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең яңа программасы турында да искәртте.