Рөстәм Миңнеханов «Лига Форум» XI студентлар белем алу форумында катнашучылар белән очрашты

01.09.2025

Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Лига Форум» XI студентлар белем алу форумында катнашучылар белән очрашты. Очрашу «Кама Артегы» үзәгендә узды. Республика Рәисен ТР яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков озата йөрде. 

«Лига Форум» 2014 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм «Татарстан Республикасы студентлар лигасы» ның флагман проектларының берсе булып тора. Быел чара Түбән Камада 26 августтан 12 сентябрьгә кадәр уза. Форумда Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 1,2 мең студент катнаша. Форумның кунагы ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Батырлар. Татарстан геройлары» темасына Таһир Садыйков чыгыш ясады, аның остазы ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков

Рөстәм Миңнеханов студентларны Белем көне белән котлады һәм республикада яшьләрнең тормышта үз урыннарын табу өчен тигез мөмкинлекләр булдыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. „Яшьләр белән эшләгәндә, «Татарстан Республикасы студентлар лигасы» зур роль уйный, бу безнең иң актив студентлар. Бүген республиканың студентлар бергәлеге 250 меңгә якын кешене берләштерә. Киләсе елда «Татарстан Республикасы студентлар лигасы» үзенең 30 еллыгын билгеләп үтәчәк, без бу датаны лаеклы билгеләп үтәргә тиешбез. Барыгызга да уңышлар, яхшы укулар һәм киләчәктә дә үсеш телим", - диде Татарстан Рәисе.  

Яшьләрнең тормышта үз урыннарын табу өчен мөмкинлекләр булдыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.


ТР Матбугат хезмәте, Булат Низамиев