Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында "Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында төзекләндерелгән ишегалдында булды.
Шинчылар проспекты, 47 адресы буенча урнашкан ишегалды территориясе 2024 елда үткәрелгән төзекләндерү өчен өстенлекле объектларны сайлауда халыкның онлайн-тавыш бирүендә 200 иң күп тавыш биргән ишегаллары арасында булган.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "Безнең ишегалды" программасы республикада 2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла. "Бу вакыт эчендә 6 меңгә якын ишегалды территориясе төзекләндерелде. Күп дигәндә 2 елдан соң без бу эшне бөтен республика буенча төгәлләячәкбез. Түбән Камада 400 йорт тәртипкә китерелгән. Бу бик зур хезмәт", - диде Татарстан Рәисе.
Ишегалдын төзекләндерү планын проектлаганда, күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең теләкләре исәпкә алынды. Юлларга асфальт җәелде, юллар киңәйтелде, машина кую урыннары, тротуарлар төзекләндерелде.
Шулай ук ут баганалары, эскәмияләр, балалар уен комплексы, таган, спорт җиһазлары куелган, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчык урнаштырылган, территория яшелләндерелгән. Спорт белән шөгыльләнү өчен яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен тренажерлар куелган.
"Безнең ишегалды" программасы белән беррәттән, комплекслы рәвештә йортның фасадына һәм баскыч арасындагы мәйданчыкларга капиталь ремонт ясалды.