Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада ремонтланган А.С. Пушкин исемендәге 3 нче лицейны карады

01.09.2025

Түбән Камага сәфәрендә Рөстәм Миңнеханов ремонтланган А.С. Пушкин исемендәге 3 нче лицейны карады, анда  быел капиталь ремонт үткәрелгән. 

Бүген лицейда 800 бала укый. Уку йорты бинасы 1966 елда төзелгән. Капиталь ремонт кысаларында эчке бизәү эшләре башкарылган, фасад төзекләндерелгән, урамнарны яктырту урнаштырылган, вентиляция системалары, санитария узеллары, янгын сүндерү системасы монтажланган. Инженер-техник тәэмин итү, су, җылылык челтәрләре ремонтланган, территория төзекләндерелгән.

Уңайлы сыйныфлардан тыш, дүрт катлы бинада спорт залы, 220 урынлык ашханә, актлар залы, медицина кабинеты, китапханә, конференцзал, гардероблар, көнкүреш бүлмәләре һәм остаханәләр бар.


ТР Матбугат хезмәте, Булат Низамиев