Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимиятенең яңартылган бинасын карады.
Казан мэры Илсур Метшин озатуында Рөстәм Миңнеханов бинада башкарылган төзелеш һәм ремонт эшләрен, район администрациясе эш кабинетларының җиһазландырылуын бәяләде.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенең биш катлы бинасы Волгоград урамы, 32 адресы буенча урнашкан, объект 1977 елда төзелгән. Монда капиталь ремонт беренче тапкыр үткәрелде.
Бинада лифт җиһазларын алыштыру, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен юл булдыру, су белән тәэмин итү, су агызу, җылылык, электр белән тәэмин итү, янгын сигнализациясе системасын яңарту, түбә һәм фасадны ремонтлау кебек эшләр башкарылган. Кабинетларда яңа җиһазлар урнаштырылган. Холллар һәм коридорлар бина эчендә навигация белән җиһазландырылган, интеллектуаль үткәрү системасы урнаштырылган.
Яңартылган бинаны карауда ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.
Актлар залында Рөстәм Миңнеханов Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары ветераннары белән аралашты. Ул бүген Республика көне кысаларында планлаштырылган вакыйгалар турында сөйләде. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Казанда тантаналы рәвештә Борис Тихомиров исемендәге сквер ачылды – «Казан Гипронииавиапромы» генераль директоры, шулай ук «КМПО» АҖ генераль директоры Александр Павлов барельефы һәм завод тарихына багышланган истәлекле стела.