Рөстәм Миңнеханов: Республика көне республикада туган һәм яшәгән барлык буыннарны колачлый, безне туган йортыбызга карата горурлык һәм мәхәббәт хисе белән берләштерә

30.08.2025

Бүген Татарстан Рәисе барлык татарстанлыларны, шулай ук ТР Хөкүмәте Йортында узган гадәттәге республика киңәшмәсендә катнашучыларны Татарстан Республикасы көне белән котлады. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Бүген Татарстанда Республика көненә багышланган бәйрәм чаралары узачак, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов һәм барысын да аларда актив катнашырга, ә район һәм шәһәр башлыкларын барлык чараларны оештыруга җаваплы карарга, аларны югары дәрәҗәдә уздырырга чакырды. Элеккечә игътибар үзәгендә куркынычсызлык мәсьәләләре, хокук тәртибен тәэмин итү, дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

"Бу бәйрәм республикада туган һәм яшәүчеләрнең барлык буыннарын колачлый, безне туган йортыбызга карата горурлык һәм мәхәббәт хисе белән берләштерә. Илебезнең терәк регионы буларак, Татарстан, тышкы кыенлыкларга карамастан, тотрыклылык күрсәтә, ышанычлы үсә һәм күп кенә социаль-икътисади күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарны били, күп милләтле халкыбыз бердәмлеге үрнәге булып кала", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул хәбәр иткәнчә, узган ел йомгаклары буенча республика барлык макроикътисади күрсәткечләрне үстерүгә иреште, агымдагы елның 7 аенда да уңай динамика күзәтелә - тулай төбәк продукты үсеше, сәнәгать җитештерүе индексы, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме. "Иң мөһиме, көчле икътисад гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен программаларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Татарстан илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда актив катнаша, дип ассызыклады Татарстан Рәисе, без республикабызга ярдәм иткәннәре өчен ил җитәкчелегенә, Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга һәм Россия Хөкүмәтенә рәхмәтле.

"Республика көнендә без Ватанны саклаучыларның ролен аеруча билгеләп үтәбез, алар алгы чикләрдә туган җирләрендә иминлекне һәм тынычлыкны тәэмин итәләр. Якташларыбызның – махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгы һәм фидакарьлеге – барысы өчен дә үрнәк. Без аларга ярдәм итәбез һәм үз геройларыбыз белән горурланабыз. Татарстанлылар сугышчыларга иң актив ярдәм күрсәтәләр, бу эшкә безнең барлык предприятиеләр, аграрийлар, муниципалитетлар, волонтерлык оешмалары һәм битараф булмаган барлык гражданнар кушылды. Барыгызга да бу мөһим эштә катнашулары өчен рәхмәт белдерәсем килә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Сезнең белән безнең җилкәләрдә Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәге өчен зур җаваплылык ята, дип ассызыклады Татарстан Рәисе, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, без традицияләрен һәм мәдәни байлыкларын саклап калган, заманча уңышларга нигез салган өлкән буынга игътибарлы булуыбызны истә тотарга тиешбез.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре, шулай ук шәһәр һәм предприятиеләр төзүчеләре, нефтьчеләр, энергетиклар, авыл хезмәтчәннәренең казанышларын аерым билгеләп үтте. "Барлык татарстанлыларга да туган республикабыз үсешенә керткән зур өлешләре өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм", - диде ул азакта.

 


ТР Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.