Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең энергетика һәм инфраструктура министрлыгының Нефть-газ индустриясе һәм табигый ресурслар министры урынбасары Сәйф Сәид Гоббаш Әл-Марри белән очрашты. Очрашу Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Казан Экспо» да узды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләрен ныгытуга актив ярдәм итә. "Безнең өчен 2024 елның октябрендә Казанда БРИКС Саммитында сезнең ил Президенты Шәех Мөхәммәд бен Зәед Әл Нәхайянны кабул итү зур хөрмәт булды. Без аның элемтәләребезне үстерүдә һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруда ярдәмен һәрвакыт тоябыз", - дип ассызыклады республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан делегацияләре даими рәвештә Инвестицион форумда һәм Абу-Дабида IDEX Халыкара күргәзмәсендә катнаша. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкилләре, үз чиратында, KazanForum һәм Татарстан нефть-газ химиясе форумында даими рәвештә катнашучылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Татарстан БДӘнең әйдәп баручы компанияләре белән хезмәттәшлек итә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә республика вәкиллеге эшли. Казан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай һәм Шарджа шәһәрләре арасында даими һава элемтәсе гамәлгә ашырыла. Хезмәттәшлекне ныгытуга «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча уртак эш ярдәм итә, аны республика Рәисе 2014 елдан бирле җитәкли.
Татарстан ислам дөньясы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән багланышларга зур әһәмият бирә. Быел Казанга 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелде.
"Без Россиядә ислам банкингы һәм финанслау инструментларын үстерәбез, шул исәптән БДӘ коллегаларыбызның бай тәҗрибәсен исәпкә алып. Моннан тыш, безнең республика хәләл индустриясен үстерү буенча актив эшли", - диде республика Рәисе.
Сәйф Сәид Гоббаш Әл-Марри очрашу өчен рәхмәт белдерде. "Мин Россиядә беренче тапкыр. Сезнең ил белән танышуымның Татарстан Республикасыннан башлануына шатмын. Без үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтергә шат булачакбыз. Сезнең регионның уңайлы шәһәр мохитен үстерү буенча зур тәҗрибәсе бар, без бу өлкәдә дә тәҗрибә уртаклашырга телибез", - диде министр урынбасары.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белгечләре катнашында уртак чара оештырырга һәм төзекләндерү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне тәкъдир итәргә тәкъдим итте.