Рөстәм Миңнеханов: Безнең ил Бәһрәйн белән багланышларга зур әһәмият бирә

26.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Корольлегенең нефть һәм экология министры доктор Мөхәммәт бән Мөбарәк бән Даина белән очрашты. Очрашу Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Казан Экспо» да узды.

"Россия Федерациясе Бәһрәйн белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. Мәскәү һәм Манаманы халыкара һәм төбәк мәсьәләләренең киң даирәсе буенча охшаш позицияләр якынайта, шулай ук конфликтлы вәзгыятьләрне җайга салу һәм янауларга каршы тору омтылышы якынайта. Безнең ил корольлекне Якын Көнчыгыш регионында мөһим сәүдә-икътисади һәм инвестицион партнер буларак карый", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе. 

Мөхәммәд бән Мөбарәк бән Даина дүртенче ел рәттән нефть-газ химиясе форумында катнаша. Рөстәм Миңнеханов министрга республика белән элемтәләрне җайга салуга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Татарстан делегацияләре шулай ук берничә тапкыр Бәһрәйндә булдылар. 

"Без Бәһрәйн короленә республикабызга күрсәткән игътибары өчен бик рәхмәтле. Галиҗәнап безне Манамага һәр визитыбыз вакытында кабул итә", - диде Рөстәм Миңнеханов, республиканың король гаиләсенең башка вәкилләре һәм хөкүмәт әгъзалары белән яхшы элемтәләр урнаштырылуын билгеләп.

Республика Рәисе сәүдә-икътисади, инвестицион һәм гуманитар хезмәттәшлекне алга таба ныгытуның мөһимлегенә басым ясады. Бу үзара сәүдә номенклатурасын һәм күләмнәрен киңәйтү, Бәһрәйннан Татарстанга инвестицияләр җәлеп итү, хәләл өлкәдә хезмәттәшлек, энергетика, мәгълүмати технологияләр һәм авыл хуҗалыгында уртак проектлар. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан, Россиянең төп нефть регионнарының берсе буларак, Бәһрәйн белән партнерлык өчен зур мөмкинлекләр күрә. Республика куәтле сәнәгать базасына, нефть чыгаруда, эшкәртүдә һәм нефть химиясендә алдынгы технологияләргә һәм компетенцияләргә ия, алар уртак проектлар өчен нигез була ала.

Мөхәммәд бән Мөбарәк бән Даина кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде һәм Рөстәм Миңнехановка Бәһрәйн Короленнән сәламләү сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев