Рөстәм Миңнеханов: Татарстан гадәттәгечә Россиянең нефть чыгаручы төп регионнарының берсе булып тора

26.08.2025

Татарстан гадәттәгечә Россиянең нефть чыгаручы төп төбәкләренең берсе булып тора. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген РФ Дәүләт Советының «Энергетика» юнәлеше буенча комиссия утырышында белдерде. Чара Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Казан Экспо» да узды. Утырышны Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы, комиссия рәисе Айсен Николаев үткәрде.

Катнашучылар эчке базарда ихтыяҗны канәгатьләндерү һәм дөнья базарында Россия өлешен саклап калу өчен нефть чыгаруга ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган ел йомгаклары буенча республикада 33,8 млн тонна нефть чыгарылган. Нефть эшкәртүне үстерүгә аерым игътибар бирелә. Узган ел аның күләме 24 млн тоннадан артып китте, эшкәртү тирәнлеге 99% тан артык, бу иң яхшы дөнья стандартларына туры килә. «ТАНЕКО» комплексы әлеге күләмнең 70% тан артыгын тәэмин итә. «Һичшиксез, ирешелгән нәтиҗәләр-киләчәк өчен җитди нигез. Шуңа да карамастан, бүген нефть тармагы алдында җитди мәсьәләләр тора, алар безнең утырыш мәсьәләсе белән турыдан-туры бәйле», - диде республика Рәисе. 

Ул билгеләп үткәнчә, традицион ресурс базасы ярлылану нефть чыгару күләмен саклап калу өчен яңа алымнар таләп итә. Моның өчен җитлеккән һәм авыр чыгарыла торган запасларны үзләштерүгә дәүләт ярдәме чаралары комплексы кирәк. Мәсәлән, өлгереп җиткән нефть ятмаларында нефть чыгару Россиянең күп кенә төбәкләре өчен социаль-икътисади әһәмияткә ия: ул фән сыйдырышлы, алдынгы технологияләр үсешенә ярдәм итә һәм төбәк икътисады өчен югары мультипликатив эффект тудыра. "Мондый нефть чыгару инде булган инфраструктурага таяна һәм өстәмә салымнар таләп итми", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген ике төп юнәлеш стратегик әһәмияткә ия – югары үзле нефть ятмаларын эшкәртү һәм югары эшкәртелгән ятмаларда нефть бирүне арттыруның заманча ысулларын сафка кертү. Әмма агымдагы фискаль шартларда алар икътисади яктан җәлеп итәрлек түгел, аларның киләчәк тармак өчен әһәмияте булуга карамастан. "Әлеге юнәлешләр шактый зур капитал кертүне таләп итә һәм озак вакытлы инвестиция циклы белән характерлана. Бу проблеманы хәл итү өчен салым законнарына үзгәрешләр кертү һәм стратегик мөһим запасларны үзләштерүне өзлексез дәүләт тарафыннан стимуллаштыру системасын булдыру мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Мондый алым эшкәртүгә ил өчен мөһим ресурсларны җәлеп итүне тәэмин итәчәк һәм барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәрен үстерү өчен шартлар тудырачак", - дип ышанып әйтте Татарстан Рәисе. 

Агымдагы шартларда тагын бер кискен мәсьәлә - Россия нефть-газ компанияләре продукциясе экспортын яклау һәм аңа ярдәм итү. Республика Рәисе фикеренчә, аны нәтиҗәле хәл итү өчен, мәсәлән, «Төньяк–Көньяк» транспорт коридорын үстерү аша логистик чикләүләрне бетерергә, инвестицияләрне кызыксындыру һәм яклау турында дәүләтара килешүләр аша куркынычларны киметергә, шулай ук йөкләрне, экспорт кредитларын һәм инвестицияләрне иминләштерүнең комплекслы системасын төзергә кирәк.

Экспорт исәп-хисапларының тотрыклылыгын тәэмин итү өчен Рөстәм Миңнеханов Россия Үзәк банкы белән берлектә тышкы басымга чыдам түләү инфраструктурасын булдыруны тизләтергә тәкъдим итте. "Шулай ук төп инициативаларны гамәлгә ашыру, аерым алганда, партнер илләрнең түләү системалары белән интеграцияне тизләтү, заманча финанс технологияләрен кулланып, күп яклы исәп-хисап платформасын булдыру мөһим. Ышанам ки, әлеге чараларны гамәлгә ашыру Россия нефть-газ компанияләренең тышкы базарларда катнашуы өчен ышанычлы нигез булдырырга һәм барлык тармак экспортының тотрыклылыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтте республика Рәисе. 

Рөстәм Миңнеханов уртак эш Россия энергетикасын үстерүгә һәм регионара хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәр дип ышаныч белдерде. "Без нефть чыгару һәм энергетика инфраструктурасын үстерү өлкәсендәге тәҗрибәбез белән уртаклашырга, шулай ук стратегик инициативаларны гамәлгә ашыруда актив катнашырга әзер", - дип өстәде Татарстан Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев