Бүген Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында "Казан Экспо" мәйданчыгында "Газпром" ГАҖ Тәэмин итүче көне утырышы узды. Чарада катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм "Газпром" ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Олег Аксютин сәламләде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "Газпром" ны Тәэмин итүче көне ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре һәм үзебезнең җитештерүчеләр арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен әһәмиятле мәйданчык булды.
"Газпром - безнең стратегик партнерыбыз, аның белән без машина төзелеше, нефть химиясе, геофизика, фәнни җитештерү һәм мәгариф өлкәләрендә уртак проектларны уңышлы гамәлгә ашырабыз", - диде республика Рәисе.
Ул ассызыклаганча, соңгы 3 елда республика оешмалары продукциясен "Газпром" ГАҖ мәнфәгатьләрендә куллану буенча юл картасы кысаларында Татарстан предприятиеләренең продукциясе һәм хезмәтләре күләме 42 млрд сумнан артып китте. Бу якынча 250 компания.
"Татарстан - илдә газ куллану күләме буенча лидерларның берсе. Узган елда әлеге күрсәткеч тарихи максимумга - 19 млрд куб метрга җиткән. Мондый нәтиҗә „Газпром“ компаниясе белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген һәм газ белән тәэмин итү системасының ышанычлы булуын күрсәтә", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, шулай ук газлаштыру программасы буенча республикада башкарыла торган зур эшне билгеләп үтте.
"Газпром" ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Олег Аксютин ассызыклаганча, Тәэмин итүчеләр көне продукция җитештерүчеләр белән багланышлар һәм хезмәттәшлекне киңәйтү өчен иң эре мәйданчык статусын алды, Татарстан нефть-газ химиясе форумының мөһим вакыйгасына әверелде.
Ул Татарстан җитештерүчеләре, шулай ук республиканың төзелеш подряд оешмалары белән уңышлы партнерлык тәҗрибәсен аерым билгеләп үтте.