Татарстан Рәисе Әфганстан тау сәнәгате һәм нефть министры Хедаятулла Бәдри белән очрашты

26.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әфганстан тау сәнәгате һәм нефть министры Хедаятулла Бәдри белән очрашты. Очрашу Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Казан Экспо» да узды.

Татарстан Рәисе министрга Казанга визиты өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Әфган делегацияләре республикада берничә мәртәбә булганнар һәм төрле чараларда катнашканнар. Агымдагы елның маенда KazanForum эшендә Әфганстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары мулла Абдул Гани Барадар җитәкчелегендәге мәртәбәле делегация катнашты.

Очрашуда сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү, энергетика, транспорт һәм хәләл өлкәләрендәге хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. 

"Ышанам ки, Әфганстан делегациясенең визиты һәм аның Татарстан нефть-газ химиясе форумында катнашуы безнең хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәчәк", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Хедаятулла Бәдри хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен анализлау өчен эш төркемен төзергә тәкъдим итте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев