Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районында эш сәфәрендә. Республика Рәисе Шөгер авылында нефть парк-музеенда булды. Музей киңлеге 2015 елда XIX гасырның икенче яртысында нигез салынган Шөгер нефть-битум заводы урынында булдырылган.
Экспозицияләр комплексы республиканың нефть чыгару һәм эшкәртү сәнәгате үсешен чагылдыра. Килүчеләр нефтьнең борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр кулланылуы, махсус техника һәм технологияләр, Шөгер нефть-битум заводының тарихы, Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләрнең үзенчәлекләре һәм гореф-гадәтләре белән таныша алалар.
Парк-музейны карау барышында Рөстәм Миңнехановка «Кара Алтын» документаль мюзиклын күрсәттеләр. Вакыйга төрле урыннарда бара: штольняда, эретү, нефть куу цехында. Бу спектакль үз тормышларын әлеге тармак белән бәйләгән кешеләрнең реаль хикәяләре аша республикада нефть сәнәгатенең аякка басуы турында сөйли. Артистлар - нефтьчеләрнең оныклары һәм оныкчыклары, ветераннар һәм гамәлдәге нефтьчеләр, шулай ук «Аулак» театры актерлары.
Рөстәм Миңнеханов театральләштерелгән спектакльне югары бәяләде. "Бик кызыклы тамаша. Татарстанның нефть сәнәгате бай тарихка ия. Тармакның аякка басуы, ветераннары, Татарстан нефтенең беренче тонналары нинди авыр шартларда чыгарылуы турында сөйләү мөһим", - дип билгеләп үтте республика Рәисе.