Оксана Лут һәм Рөстәм Миңнеханов Апас районында «Яратель» кошчылык фабрикасы төзелеше мәйданчыгында булдылар

20.08.2025

Бүген Россия Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Апас муниципаль районында «Яратель» кошчылык фабрикасы төзелеш мәйданчыгында булдылар.

Искәртәбез, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Татарстанга эш сәфәре кыла.

Рөстәм Миңнеханов белән бергә Оксана Лут Чистай районында булды, анда бәрәңге эшкәртү һәм консервлау буенча «Чиста фри» ҖЧҖ заводы ачылды.

Аннары алар Апас муниципаль районына юл тоттылар. Апас районына килүгә үк «Ак Барс" холдинг компаниясе» АҖ («Яратель» кошчылык фабрикасы, «Ак барс" кошчылык комплексы» ҖЧҖ филиалы) эшчәнлеге тәкъдир ителде.

Россия Авыл хуҗалыгы министрына «Яратель» кошчылык фабрикасының эше турында сөйләделәр - ул Идел буе федераль округында (ИФО) йомырка җитештерү буенча иң эресе. Предприятие Татарстанда йомырканың 80%ын җитештерә һәм илдә йомырка җитештерүчеләрнең топ-10ына керә. Тәүлеклек җитештерү күләме – 2,5 млн йомырка. Шулай ук 2012 елдан 2024 елга кадәр йомырка җитештерү динамикасы күрсәтелде (ике тапкырга үсеш).

2022-2027 елларга «Яратель»не үстерү программасы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте һәм Саклык банкы ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Программа кысаларында ике кошчылык фабрикасы ихтыяҗын тәэмин итү өчен «Яратель-азык» катнаш азык заводы төзелә, шулай ук «Яратель-Апас» заманча кошчылык фабрикасы төзелә.

Оксана Лут һәм Рөстәм Миңнеханов «Яратель-Апас» кошчылык фабрикасы төзелеше барышы белән таныштылар, аның потенциаль җитештерү мөмкинлекләрен бәяләделәр. Кошчылык фабрикасы объектларының бер өлеше бу ел ахырында файдалануга тапшырылыр дип көтелә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.