Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы республикага эш сәфәренә килде.
Очрашу «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.
Очрашуда республиканың агросәнәгать комплексын үстерүнең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Татарстан - авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча илдә алдынгыларның берсе. Узган ел авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 340 млрд сумнан артып киткән. Республика халыкның төп азык-төлек продуктларына ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Ил төбәкләре арасында Татарстан сөт җитештерү буенча 1 нче урында, бәрәңге җыю буенча 2 нче урында, шулай ук ит, йомырка җитештерү һәм шикәр чөгендере җыю буенча унлыкка керә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый нәтиҗәләргә Россия Президенты, федераль хөкүмәт һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән ирешелгән. Бүген урып-җыю кампаниясе актив алып барыла. Бүгенге көндә Татарстанда чәчүлек мәйданнарының яртысы җыелган, уртача уңыш - гектардан 40 центнердан артык. 2,73 млн тонна ашлык җыелган.
Яклар шулай ук төбәкнең агросәнәгать комплексын алга таба үстерү, тармакка ярдәм чаралары, авыл территорияләрендә тормыш сыйфатын күтәрү, кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Татарстанга визиты кысаларында Оксана Лут Чистай районында бәрәңге эшкәртү һәм консервлау буенча яңа заводта булачак, Апас районында кошчылык фабрикасы эше белән танышачак, шулай ук Казан дәүләт аграр университетының яңа тулай торагын ачуда катнашачак.