Бүген Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Төбәктә төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук илкүләм проектлар кысаларында актуаль бурычлар турында фикер алыштылар.
Искәртәбез, Казанда бу көннәрдә «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» бөтенроссия форумы уза, форумны Россия Төзелеш министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә һәм ДОМ.РФ үсеш институты ярдәмендә оештырды.
Ирек Фәйзуллин форумның пленар утырышында катнашыр дип көтелә.