Татарстан Рәисе: Безгә Хубэй провинциясе белән хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәк

19.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хубэй провинциясенең (Кытай) Халык сәяси консультатив советы рәисе Сунь Вэй белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да «РОСТКИ» III Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов Сунь Вэйга «РОСТКИ» форумында катнашу өчен Казанга килүенә рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Татарстан Россия һәм Кытай арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә актив катнаша. Делегацияләр үзара сәфәр кыла, Пекинда Татарстанның Сәүдә-икътисадый вәкиллеге, ә Казанда КХР Генераль консуллыгы эшли. Кайбер компанияләр һәм югары уку йортлары белән килешүләр имзаланды һәм гамәлгә ашырыла.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Хубэй провинциясе арасында хезмәттәшлек потенциалы зур булуын билгеләп үтте. Бүген республиканың Кытайның 8 төбәге белән хөкүмәтара килешүләре имзаланды. Кичә Казан һәм Ухань Хезмәттәшлек ниятләре турындагы меморандумга кул куйдылар.

"Безнең эшлекле даирәләрнең үзара хезмәттәшлеге өчен күп юнәлешләр бар. Бу сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек, уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, IT-өлкәдә кооперация, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы һәм башка юнәлешләр. Гуманитар өлкәдә хезмәттәшлегебезне үстерү өчен яхшы потенциал бар", - диде Татарстан Рәисе.

Уртак эш өчен яхшы механизм дип Рөстәм Миңнеханов «Идел-Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек советын атады, аңа Хубэй провинциясе дә керә. Май аенда Казанда Советның V утырышы узды, аның эшендә Хубэй провинциясе Губернаторы урынбасары Вэй Шенбинь әфәнде катнашты.

Сунь Вэй Татарстан җитәкчелегенә җылы кабул итүләре һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде. "Дәүләтләребез башлыкларының дуслыгы нәтиҗәсендә төбәк хезмәттәшлеге яңа мөмкинлекләр һәм моңарчы күрелмәгән потенциал алды. Ышанам ки, безнең визит Хубэй провинциясе белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга беренче адым булачак. Безнең төбәкләр охшаш. Хубэй һәм Татарстан Кытайның һәм Россиянең мөһим икътисадый үзәкләре булып тора», - дип билгеләп үтте Хубэй провинциясенең Халык сәяси консультатив советы рәисе.

Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен карау өчен эш төркеме төзергә тәкъдим итте.

Хубэй - Кытай үзәк өлешенең көнчыгышындагы төбәк. Халкы 58,3 млн кешедән артып китә. Башкаласы һәм иң зур шәһәре - Ухань. Сәнәгать өлкәсендә тау-казылма байлыклар, мәдәни, металлургия, машина төзелеше, химия, нефть химиясе, автомобиль, фармацевтика тармаклары алга киткән.

Шулай ук Хубэйда төзелеш материаллары, электроника, табигый шәк, югары технологияләр һәм биоинженерия продукциясе җитештерелә. Уханьда зурлыгы буенча икенче Кытай җитештерүчесе Dongfeng Motor Corporation штаб-фатиры урнашкан.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.