Рөстәм Миңнеханов: Соңгы елларда Кытай Татарстан икътисадына төп чит ил инвесторы булды

19.08.2025

Соңгы елларда Кытай республика икътисадына төп чит ил инвесторы булды. Бу хакта Татарстан рРәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» мәйданчыгында «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумының пленар утырышында белдерде.

Утырыш эшендә РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, Россия Президенты киңәшчесе, Президентның транспорт өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Игорь Левитин, Хубэй провинциясенең Халык сәяси консультатив советы рәисе Сунь Вэй, КХРның РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй, Кытай эшкуарларының Россиядәге берлеге рәисе Чжоу Лицюнь һәм башкалар катнашты.

Антон Алиханов билгеләп үткәнчә, күп еллар дәвамында Кытай Россиянең әйдәп баручы тышкы сәүдә партнеры булып тора. "Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнешенең рекордлы күләменә ирешелде - якынча $245 млрд. Россия Кытайның төп сәүдә партнерлары-дәүләтләр рейтингында җиденче урынны алды. Шул ук вакытта безнең товар әйләнеше нисбәтле булуы белән аерылып тора - экспорт һәм импорт үз күләмнәре буенча чагыштырырлык», - дип ассызыклады Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы.

Хезмәттәшлек алып барыла торган өстенлекле тармак юнәлешләре арасында министр гражданлык авиатөзелешен, автомобиль төзелешен, радиоэлектрон сәнәгатен, химия сәнәгатен, металлургия тармакларын аерып күрсәтте.

Антон Алиханов конгресс-күргәзмә өлкәсендәге багланышларга аерым игътибар бирде. "2014 елдан башлап ел саен Россия-Кытай ЭКСПОсын уздырабыз, ул төбәкара кооперацияне тирәнәйтүнең нәтиҗәле механизмы булып тора. Практика ике ил эшкуарларының бер-берсенә карата кимеми торган кызыксынуын күрсәтә. Без инде урнашкан кооперацияне югары бәялибез һәм сәнәгать һәм инвестицион элемтәләрне ныгыту илебезнең иминлеген үстерү өчен яңа перспективалар ача дип ышанабыз. Үз ягыбыздан, һичшиксез, Россия-Кытай проектларына һәрьяклап ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез", - диде министр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда 400 елдан артык дәвам иткән Россия-Кытай мөнәсәбәтләре моңарчы күрелмәгән ышаныч һәм үзара аңлашу дәрәҗәсенә җитте. "Безнең хезмәттәшлек күп гасырлык дуслык, тигез хокуклылык һәм стратегик партнерлык принципларына корыла. Бу заманча дөнья чакыруларына бергәләп җавап бирергә һәм глобаль тотрыклылыкны ныгытуга өлеш кертергә мөмкинлек бирә. Узган ел без дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 75 еллыгын билгеләп үттек. КХР Рәисе Си Цзиньпинның 2024 елның октябрендә Казанга БРИКС саммитына визиты безнең илләр арасындагы үзенчәлекле, күпкырлы һәм үзара файдалы элемтәләрнең якты символына әверелде", - диде ТР Рәисе.

Ул ассызыклаганча, бүген энергетика, сәнәгать, югары технологияләр, транспорт, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә уртак проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла. Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга һәм СИ Цзиньпинга төбәк дәрәҗәсендә хезмәттәшлеккә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Ул Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен үстерүдә төбәкара хезмәттәшлекнең зур ролен билгеләп үтте: "Алар икътисадны үстерү драйверы һәм багланышларның яңа форматларын сынау өчен мәйданчыклар булырга тиеш. Татарстан, үз дәрәҗәсендә, Россия-Кытай багланышларын үстерүгә сизелерлек өлеш кертә. Татарстандагы форумда узган очрашуыбыз чорында Россия-Кытай багланышларын үстерүгә багышланган берничә мөһим чара узды". Казанда КХР Дәүләт Советы вице-премьеры Чжан Гоцин катнашында узган «Идел-Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек советының V утырышы быелгы төп вакыйгаларның берсе булды.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, әлеге формат бизнес вәкилләре һәм ике ил төбәкләренең хакимият органнары арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштыру, уртак проектларны үстерү перспективалары турында фикер алышу һәм цифрлаштыру, мәгариф һәм сәнәгать буенча тәҗрибә уртаклашу өчен нәтиҗәле платформага әверелде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның Кытай провинцияләре белән 8 килешүе имзаланган. Быкл Татарстан делегациясе Чунцинда булды, килешүне гамәлгә ашыру буенча Чаралар планы имзаланды. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Кытай белән тышкы сәүдә әйләнеше 3,3 млрд доллардан артып китте. Уртак проектларның планлы үсеше күзәтелә.

Республика Рәисе Татарстанда чит ил инвестицияләре структурасында Кытай инвестицияләре өлеше узган елда 80%тан артып китүенә игътибар итте. Иң зур Кытай проекты Чаллыда гамәлгә ашырыла. Узган ел биредә көнкүреш техникасы җитештерү буенча алтынчы завод эшли башлады, ә бүген үз сәнәгать технопаркын булдыру буенча эш алып барыла.

"Безнең республика Кытай Халык Республикасы белән уртак инновацион һәм сәнәгать проектлары портфелен машина төзелешеннән алып IT һәм энергетикада югары технологияләргә кадәр киңәйтә. Уңышлы хезмәттәшлекнең ачык мисалы - "Алабуга" МИЗда 670 мең квадрат метр мәйданда илдә иң эре логистика үзәген эшләтеп җибәрү, анда 500 кеше эшләячәк, шулай ук IT һәм инновацион җитештерүләрдә Кытай компанияләре белән уртак стартаплар", - диде республика Рәисе.

Транспорт-туризм инфраструктурасы үсеш ала. Казан-Шанхай туры авиаэлемтәсе узган ел КХРдан 8 меңнән артык турист кабул итәргә мөмкинлек бирде. Шулай ук Казаннан Хайнань утравына авиаочышлар башкарыла. Татарстанда Кытай кунаклары өчен махсус җайлаштырылган туризм маршрутлары тәкъдим ителә. Мөһим юнәлеш - гуманитар элемтәләр. "Май аенда бездә беренче тапкыр 50 Россия һәм 38 Кытай университетын берләштергән "Идел-Янцзы" югары уку йортлары ассоциациясенең 8 нче форумы узды. Без ышанычлы рәвештә ил субъектларының фәнни-технологик үсеше илкүләм рейтингы лидерлары өчлегенә керәбез.

Татарстан - бөтен дөньядан студентлар җәлеп итү ноктасы. Безнең югары уку йортларында 22 меңнән артык чит ил гражданы белем ала, шуларның 2685 е - Кытай студентлары. КФУ һәм КХР партнерлык югары уку йортларының уртак лабораторияләре өстенлекле технологик өлкәләрдә тикшеренүләр үткәрә. Уку барышында Кытай егетләре Татарстанда булдырылган заманча мәгариф, тикшеренү һәм инновацион инфраструктурадан файдалана ала", - дип ассызыклады республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген ике илнең икътисадларын һәм инновацион экосистемаларын алга таба интеграцияләү максаты тора. "Якындагы елларда безгә Кытай инвесторларының яңа югары технологияле җитештерүләрне киңәйтергә, бергәләп фармацевтика кластерларын үстерергә, сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында цифрлы хәл ителешләрне гамәлгә кертергә, "чиста энергетика", акыллы шәһәрләр һәм ясалма интеллект буенча уртак тикшеренү программаларын эшләтеп җибәрергә, ике илнең яшь эшкуарлары катнашында яңа бизнес-инкубаторлар һәм акселераторлар ачарга кирәк", - диде Татарстан Рәисе.

Ул искәрткәнчә, 2026 ел Россиядә һәм Кытайда Аралаш белем бирү елы дип игълан ителгән. Бу илләр арасында фәнни, мәгариф һәм технологик хезмәттәшлекне активлаштыру, уртак тикшеренү үзәкләрен ачу, академик алмашуларны киңәйтү, инновацияләр өлкәсендә алдынгы проектларны гамәлгә ашыру өчен уникаль мөмкинлекләр тудыра.

"Татарстан яңа тикшеренү үзәкләре, IT-хаблар өчен төп мәйданчыкларның берсе булырга һәм форумнар, яшьләр фәнни мәктәпләре, хакатоннар һәм уртак стартап-турлар уздыру өчен инфраструктура тәкъдим итәргә әзер. Кытай гражданнарын Татарстанга укырга чакырабыз. Ышанам, ачык диалог, барлык дәрәҗәләрдә уртак чишелешләр эзләү һәм инициативаларга ярдәм итү нәтиҗәсендә без киләчәккә амбициоз курсыбызны уңышлы тормышка ашыра алачакбыз, Россия һәм Кытай халыкларының чәчәк атуын тәэмин итә алачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Сунь Вэй әфәнде Хубэй провинциясе турында сөйләде, төбәк икътисадының төп тармакларын билгеләп, шулай ук Россия партнерлары белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне киңәйтү белән кызыксынуын белдерде. "Без Хубэй базарында Россия продукциясен күрүгә шатбыз. Эшләргә, сәүдә итәргә һәм инвестицияләрне гамәлгә ашырырга уңайлырак булсын өчен, Уханьда Россиянең Генераль консуллыгы төзелешенә ярдәм итәчәкбез. Безнең халыклар арасында дуслыкны ныгыту өчен гуманитар элемтәләрне, мәдәни алмашуларны үстерү мөһим", - диде Хубэй провинциясенең Халык сәяси консультатив советы рәисе.

Игорь Левитин транспорт өлкәсендә Кытай белән хезмәттәшлек перспективаларын билгеләп үтте. "Соңгы вакыттагы чакырулар шартларында Россия һәм Кытайның бәйсез транспорт логистикасын дөрес төзергә кирәк. Безнең тәкъдимнәребез бар. Сессия нәтиҗәләре буенча без Россия Хөкүмәте һәм Кытай дусларыбыз белән әлеге максатны тәэмин итү өчен берничә чара эшләячәкбез дип уйлыйм», - дип ассызыклады Россия Президенты киңәшчесе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.