Рөстәм Миңнеханов Кытайның Россиядәге Илчесе Чжан Ханьхуэей белән очрашты

19.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да «РОСТКИ» III Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы кысаларында узды. Очрашуда Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте. Кытай Халык Республикасы Рәисе иптәш Си Цзиньпин җитәкчелегендәге Югары Кытай делегациясенең Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен килүе аерым, төрле пландагы һәм үзара файдалы элемтәләрне раслады.

Республика Рәисе ассызыклаганча, Татарстан Россия-Кытай багланышлары үсешенә үз дәрәҗәсендә өлеш кертә. Татарстан һәм Кытайның товар әйләнеше үсеше күзәтелә - узган ел нәтиҗәләре буенча ул $3,3 млрд тәшкил итә. Татарстанның кайбер предприятиеләренең Кытайда эшлекле партнерлары бар, уртак инвестпроектлар гамәлгә ашырыла.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, эшлекле һәм туризм элемтәләрен үстерүгә Казан белән Кытай - Шанхай һәм Санья шәһәрләре арасында туры авиаэлемтә ярдәм итә.

"Безнең дустанә һәм эшлекле элемтәләрне ныгыту өчен „РОСТКИ“ форумын булдыру турында карар кабул ителгән иде. Форум инде өченче тапкыр уза. Без әлеге мәйданчыкка ихтыяҗ булуын һәм яңа проектлар үсешенә ярдәм итүен күрәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе Кытайның Россия Федерациясендәге Илчесенә Татарстанның КХР белән хезмәттәшлеген ныгытуда ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Чжан Ханьхуэй «РОСТКИ» форумын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, республикада Кытай бизнесын җәлеп итү өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган. Илче Татарстанда Кытай инвестицияләренә ярдәм итү үзәген булдыруны мөһим вакыйга дип атады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.