Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов CTTIC фонды партнеры, CTTIC Stones (Shanghai) Consulting Management Сo.Ltd. идарәче директоры Янг Цимин әфәнде белән очрашты.
Очрашу «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Цимин әфәндегә форумда катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
CTTIC компаниясе - Кытайның транспорт һәм инновацион индустрия өлкәсендәге алдынгы дәүләт корпорацияләренең берсе. Оешма цифрлаштыруны һәм акыллы транспорт системаларын үстерүгә юнәлдерелгән инвестиция фондларына идарә итә.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Кытай инвесторларын үзендә сәламләвен билгеләп үтте.
«Бездә уңайлы эш һәм бизнес үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Цимин әфәндегә.