Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай сәүдә палатасының машина төзелеше һәм электрон продукция импорты һәм экспорты буенча генераль секретаре Го Куйлун әфәнде белән очрашты.
Очрашу «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында уза торган «РОСТКИ» халыкара форумы кысаларында узды.
Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, форум – багланышларның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу, очрашулар уздыру һәм конкрет килешүләргә ирешү өчен яхшы мәйданчык. Сез Кытайның машина төзелеше һәм электрон продукция импорты һәм экспорты буенча сәүдә палатасына җитәкчелек итәсез, ул тармакның 15 меңнән артык дәүләт предприятиесен берләштерә, диде Рөстәм Миңнеханов, бизнесны берләштерүче һәм аларның мәнфәгатьләрен яклаучы структуралар бик мөһим.
Ул ассызыклаганча, Татарстан Кытай инвесторларын үзендә сәламли, һәм төбәктә аларның уңайлы эшләве өчен барлык шартлар да тудырылган. «Без Сез җитәкләгән оешма белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә шат булачакбыз. Татарстанда рәхәт көннәр кичерүегезне телим", - диде Татарстан Рәисе.
Очрашу барышында билгеләп үтелгәнчә, 2023 елда беренче форумда шулай ук Кытай сәүдә палатасының машина төзелеше һәм электрон продукция импорты һәм экспорты буенча президенты Чжан Юйцзин белән очрашу узган булган.
Татарстан Россиянең иң алга киткән төбәкләренең берсе санала һәм Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуда сизелерлек роль уйный, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу барышында анда катнашучылар машина төзелеше һәм электрон продукцияне импортлау һәм экспортлау буенча Кытай сәүдә палатасы Татарстаннан тиешле ведомстволар белән берлектә кайбер предприятиеләрне билгеләячәк һәм алар белән багланышларны җентекләбрәк эшләячәк, дип килештеләр.
Го Куйлун әфәнде «РОСТКИ» форумына әзерлек буенча ТР Инвестицион үсеш агентлыгының яхшы оештыру эшен билгеләп үтте. Ул үзе форумда инде икенче тапкыр катнашуын һәм мондый хезмәттәшлекнең нәтиҗәләрен күрүен хәбәр итте.