Рөстәм Миңнеханов Шаньдун провинциясенең Җәмгыять фәннәре академиясе рәисе Тан Чжоуянь белән очрашты

18.08.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шаньдун провинциясе Халык сәяси консультатив советының Партия төркеме әгъзасы, Шаньдун провинциясе Җәмгыять фәннәре академиясе рәисе Тан Чжоуянь әфәнде белән очрашты.

Очрашу бу көннәрдә Казанда уза торган «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан, Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе буларак, Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә актив катнаша. Без КХРга даими эш сәфәрләре кылабыз, диде ул һәм узган ел Чанчуньда, Урумчыда һәм Чэндуда булганын, быел Чунцинда булганын искә төшерде. КХР Рәисе иптәш Си Цзиньпин җитәкчелегендәге Кытай делегациясенең узган елның октябрендә БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга визиты безнең өчен тарихи вакыйга булды, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның Кытай провинцияләре белән партнерлык мөнәсәбәтләрен хуплавы сөендерә, диде Рөстәм Миңнеханов. Эш нәтиҗәләре яхшы, узган ел безнең товар әйләнеше 3,3 млрд АКШ долларыннан артып китте. Татарстан Республикасының Шаньдун провинциясе белән мөнәсәбәтләре озакка сузылган продуктив тарихка ия. Бу Татарстан тарафыннан 2008 елда ук хезмәттәшлек турында килешү имзалаган беренче Кытай провинциясе иде. Хәзер тагын җиде провинция (Сычуань, Хунань, Аньхой, Чжэцзян, Хэйлунцзян, Чунцин, Цзянси) белән килешүләр имзаланды.

Рөстәм Миңнеханов берничә тапкыр – 2008, 2014, 2017 һәм 2018 елларда Шаньдун провинциясендә булуы турында сөйләде. Татарстанның «Хайер» корпорациясе (Шаньдун провинциясенең Циндао шәһәре штаб-фатиры) белән үзара хезмәттәшлеге яхшы практик үрнәк булды, ул суыткычлар, кер юу машиналары, телевизорлар җитештерү буенча заводлар, коммерциячел суык җитештерү буенча акыллы завод, штампланган эшләнмәләр заводы һәм су җылыткычлар җитештерү буенча завод ачты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук КАМАЗ белән Шаньдунның Вэйчай компаниясе арасындагы хезмәттәшлекне билгеләп үтте. Бүген логистика мәсьәләсе актуаль, диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан илнең үзәк өлешендә, күп кенә сәүдә юллары кисешкән урында урнашкан. Ул шулай ук Шанхайга күптән түгел генә ачылган туры һава рейсларның ни дәрәҗәдә ихтыяҗ булуын билгеләп үтте. Шулай ук Кытайның Хайнань утравына авиарейслар бар.

Гуманитар өлкәдә дә хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы потенциал бар. Казан - Россиянең әйдәп баручы фәнни-мәгариф үзәкләренең берсе, Татарстанда Кытайдан якынча 2700 студент белем ала, Казан федераль университетында Конфуций мәгариф-мәдәни институты эшли. Бөек Кытай фикер иясенә һәйкәл ачылды.

Моннан тыш, диде Рөстәм Миңнеханов, без Шаньдун провинциясенең Конфуций туган җир булуын хәтерлибез. Безгә фәнни бергәлекләр һәм югары уку йортлары арасында элемтәләрне киңәйтергә, фәнни проектларны гамәлгә ашырырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов һәм кунакка багланышлар белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.

Россия базары бик зур, әгәр Кытай партнерлары хезмәттәшлекне үстерергә карар кылсалар, Татарстан Россия базарына чыгу өчен яхшы мәйданчык була ала, диде Татарстан Рәисе.

Үз чиратында, Тан Чжоуянь әфәнде аның делегациясе өчен Идел буенда урнашкан шәһәргә бару зур мәртәбә булуын билгеләп үтте. Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге форум илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне генә түгел, ә аларның төбәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрне дә ныгытуга хезмәт итәчәк. Һәм бу хезмәттәшлекнең яхшы нәтиҗәләре бар инде.

Үсеш ала торган тагын бер юнәлеш – ул спорт. Шул исәптән өстәл теннисы – Кытайның дәүләт спорт төре, һәм күп кенә чемпионнар – Шаньдун провинциясеннән.

Чжоуянь әфәнде хәбәр иткәнчә, Шаньдунь делегациясе бүген Владимир Ленин укыган Казан университетында булды. 2023 елда Казан университеты белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде. Тугандаш шәһәрләр арасындагы мөнәсәбәтләргә килгәндә, провинциянең кайбер шәһәрләре Әлмәт, Чаллы белән килешүләр имзалаган.

Шаньдун - Кытайның иң күп кеше яшәгән провинциясе, аның халкы якынча 100 млн кеше тәшкил итә. Бу Кытай мәдәниятенең мөһим үзәге, дип ассызыклады Чжоуянь әфәнде.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнехановны янә Шаньдун провинциясенә чакырдылар. Чакыруны бик теләп кабул итәм, диде Рөстәм Миңнеханов, безгә мөнәсәбәтләребезне ныгыту буенча эшләргә кирәк.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.