«Ребус-2025» халыкара форумының пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды. Анда шулай ук Чуаш Республикасы Башлыгы Олег Николаев, статс-секретарь - РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Юрий Муценек, Казан мэры Илсур Метшин, цифрлы операцияләр буенча Дубай киләчәге Советы Рәисе Аиша Бин Бишр, РФ Архитекторлар берлеге президенты Николай Шумаков һәм башкалар катнашты.
Форумда катнашучыларга видео сәламләү белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин мөрәҗәгать итте. "Бу чара диалог һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашу, төзелештә иң яңа технологияләрне кертү өчен уникаль мөмкинлек бирә. Президент кушуы буенча „Яшәү өчен инфраструктура“ илкүләм проекты эшләтеп җибәрелде. Ул яңа сыйфатлы инфраструктура булдыру буенча барлык төр эшләрне берләштерә һәм синхронлаштыра. Күп кенә карарлар һәм инновацияләр аны гамәлгә ашыру өчен кулланылырга мөмкин", - дип билгеләп үтте РФ вице-премьеры.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Ребус» форумы төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалык белгечләре өчен кирәк, шулай ук бу өлкәләрдә иң яхшы практикаларны һәм иң яңа технологияләрне тиражлауга ярдәм итә. Елдан-ел анда катнашучылар саны арта. Быел форумга Россиядән һәм 35 чит илдән 2500 спикер һәм эксперт җыелды. Быелгы форумның төп темасы - төзелеш индустриясен һәм торак-коммуналь хуҗалыкны цифрлаштыру.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстанда торак төзелеше шаккатыргыч нәтиҗәләр күрсәтә. Ел саен 3 млн квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырыла. Шундый ук күләмнәр быел да көтелә. Соңгы 5 елда барлыгы 15 млн кв. м. торак файдалануга тапшырылган. Шуның нәтиҗәсендә 610 мең татарстанлы гаиләсе үзләренең торак шартларын яхшырткан.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү максатларында 2010 елдан башлап төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә 40тан артык республика программасы гамәлгә ашырыла. Нәтиҗә буларак, 5 ел эчендә республикада 48 яңа заманча мәктәп, 59 яңа мәктәпкәчә белем бирү объекты төзелгән, 5174 ишегалды һәм 4235 күп фатирлы йорт ремонтланган, 331 җәмәгать киңлеге булдырылган, башка социаль әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырыла. Бу чорда барлыгы 540 млрд сумлык 22 мең объект төзелгән һәм капиталь ремонтланган. Быел барлык программалар кысаларында 3700 төрле объект төзеләчәк һәм ремонтланачак.
«Республикада төзелеш масштабларын һәм күләмнәрен исәпкә алып, безгә төзелеш процессларына идарә итүне үстерү бик мөһим. Бу максатларда без төзелеш тармагының цифрлы вертикален актив формалаштырабыз. Шәһәр төзелеше мәгълүматларын җыю һәм туплау өчен шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасын кертү, төзелеш тармагында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү максатларында процессларны автоматлаштыру төп казаныш булды", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, системаны гамәлгә кертүнең башлангыч этабында актуаль шәһәр төзелеше мәгълүматларына кытлык мәсьәләсе килеп баскан. Шуңа бәйле рәвештә системаны комплекслы тулыландыру һәм аның функционалын республиканың барлык муниципалитетларына да киңәйтү бурычы куелган. Бүген система республиканың шәһәр төзелеше документларының бөтен массивын үз эченә ала.
Шулай ук Татарстан Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән проектларга идарә итүнең мәгълүмат системасы белән актив эшли, аны тулыландыру һәм куллану буенча алда бара.
„Россия Дәүләт Советының "Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясе җитәкчесе буларак, төбәкләрдәге коллегаларымнан мәгълүмат системасын кертү һәм туландыру буенча тиешле эш башкаруларын сорыйсым килә", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларга.
Ул билгеләп үткәнчә, төзелеш тармагында BIM-технологияләр (биналарны мәгълүмати модельләштерү технологиясе) популярлаша бара, алар сыйфатлырак, нәтиҗәлерәк һәм имин объектлар төзергә мөмкинлек бирә, шулай ук гамәлдәге биналарны реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау процессын гадиләштерә.
"Республикада BIM-технологияләр мәҗбүри рәвештә 2022 елдан башлап бюджет акчаларын кулланып яңа объектлар төзегәндә кулланыла. Бу финанс һәм төзелеш процессларының үтә күренмәлелеген арттыра. Шул ук вакытта технологияләр типовой гына түгел, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк һәм Галиәсгар Камал исемендәге яңа театр кебек уникаль объектлар булдырганда да кулланыла», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, торак-коммуналь хуҗалыкны цифрлаштыру мәсьәләләре аерым игътибар таләп итә. Татарстанда күп фатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясауның төбәк программасы үтәлешен һәм торак фонды объектларының торышын мониторинглау өчен тиешле мәгълүмат системасы булдырылды, ул 2043 елга кадәр капиталь ремонтның озак сроклы программаларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. «Быел гына да без 11 млрд сумлык 915 күп фатирлы йортны ремонтларга планлаштырабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, цифрлаштыру элементларын уңышлы кертүгә карамастан, хәл ителергә тиешле бурычлар кала. Барыннан да элек, кәгазь чыганаклардан тулысынча баш тарту һәм кеше факторын минимальләштерү өчен инженерлык инфраструктурасын цифрлаштыруны төгәлләргә кирәк.
Моннан тыш, эксплуатацияне үзәкләштерүне тәэмин итү мөһим - бу объектларның барлык тормыш циклына идарә итүнең бердәм системасын булдырырга мөмкинлек бирәчәк һәм объектларга хезмәт күрсәтүне стандартлаштыруны, үтә күренмәле контрольне һәм чыгымнарны оптимальләштерүне тәэмин итәчәк.
"Нәтиҗәдә без процесста катнашучыларның барысы белән дә оперативрак эшләү өчен тоташтыру нокталары булган челтәрләрнең бердәм картасын төзиячәкбез. Дәүләт һәм бизнесның реаль вакыт режимында барлык тоташу нокталарын бердәм платформада күрү мөмкинлеге булуы мөһим", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан инвесторлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне тәэмин итү өчен Росатом белән берлектә «Үтәли инвестиция агымы» проектын гамәлгә ашыра. Ул инженерлык челтәрләренә тоташтырганда килештерү процедуралары механизмын гадиләштерергә тиеш.
Әлеге бурычны тормышка ашыру өчен «Бердәм килештерүләр кабинеты» электрон сервисы эшли башлаган инде. Ул инженерлык инфраструктурасы челтәрләренә техник кушылуда катнашучыларның онлайн-форматта документларны параллель карау һәм килештерүне тәэмин итә. Бу әлеге хезмәтне күрсәтү вакытын сизелерлек кыскартырга мөмкинлек бирә.
"Барлык процессларны комплекслы цифрлаштыру төзелеш срокларын өзү куркынычын киметергә, проектлаудан алып эксплуатациягә кертүгә кадәр барлык этапларны оптимальләштерергә, шулай ук гражданнарыбыз өчен цифрлы сервислардан уңайлы һәм сыйфатлы файдалануны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ышанам ки, уртак гамәлләр белән без төзелеш тармагы һәм ТКХ алдында торган барлык бурычларны да үти алачакбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.