Татарстан Рәисе: «РОСТКИ" форумы - Россия һәм Кытай арасындагы хезмәттәшлектә мөһим вакыйгаларның берсе

18.08.2025

Бүген "Казан Экспо"да "РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек" III халыкара форумы һәм Russia China Expo күргәзмә экспозициясе ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Чуаш Республикасы Башлыгы Олег Николаев, Оренбург өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Евгений Солнцев, статс-секретарь – РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Юрий Муценек, Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо, Кытайның Шаньдун провинциясе Халык сәяси консультатив советының Партия төркеме әгъзасы Тан Чжоуянь, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «РОСТКИ» форумы - Россия һәм Кытай арасындагы хезмәттәшлектә мөһим вакыйгаларның берсе, ул ике ил делегатларын, экспертларын һәм партнерларын берләштерә.

"Россия һәм Кытай күп еллар дәвамында үзара аңлашуга һәм хөрмәткә нигезләнгән ике яклы стратегик мөнәсәбәтләрне үстерәләр. Бүген ике дәүләт җитәкчеләренең шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә безнең дуслык икътисадый аспектларны гына түгел, гуманитар аспектларны да колачлый", - диде республика Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Кытай белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Октябрьдә Казанда БРИКСның XVI саммиты узды, анда КХР Рәисе иптәш Си Цзиньпин республикага кунакчыллык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм саммитны уздыруны югары бәяләде.

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, эшлекле һәм туризм элемтәләре үсешенә Казан белән Кытай шәһәрләре арасында туры авиаэлемтә ярдәм итә. Бүген Татарстан башкаласыннан турыдан-туры Шанхайга гына түгел, Саньяга да очарга мөмкин. Быелның маенда Казанда «Идел-Янцзы» форматында төбәкара хезмәттәшлек буенча Советның V утырышы узды, анда Россия белән Кытай арасындагы стратегик партнерлык ассызыкланды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «РОСТКИ» III форумы кысаларында киң эшлекле программа әзерләнгән, ул дәүләтара диалог, икътисад, финанслар, сәнәгать, мәгариф, эшлекле берләшмәләр, мәдәният, транспорт һәм туризм кебек төрле тематик юнәлешләр буенча 60тан артык сессиядән тора.

Форумның мөһим өлеше - Россия һәм Кытайның сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләренә багышланган Russia-China Expo халыкара күргәзмәсе.

Шулай ук форумда катнашучыларны киң мәдәни программа көтә: сәнгать осталары концерты, Вэйци Кытай борынгы уены турниры, Кытай киносы фестивале һәм башка бик күп вакыйгалар. "Алда безнең ике көн продуктив очрашулар, Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләре һәм мәдәни мирас объектлары буенча экскурсияләр. Барыгызга да нәтиҗәле эш телим", - дип өстәде республика Рәисе.

Кытайның Казандагы Генераль консулы билгеләп үткәнчә, «РОСТКИ» форумы бизнеслар багланышлары өчен мөһим мәйданчык булып хезмәт итә. 200дән артык Кытай компаниясе әлеге форумда катнашырга чакыруны кабул итте.

"Без ике илнең предприятиеләре сәүдә, инвестицияләр һәм башка өлкәләрдәге проектлар буенча конкрет килешүләргә ирешерләр дип көтәбез. Ышанам ки, безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә "РОСТКИ» Кытай һәм Россия төбәкара хезмәттәшлеген тирәнәйтүгә һәм ныгытуга тагын да зур өлеш кертәчәк", - диде Сян Бо.

Аннары кунаклар Russia China Expo күргәзмәсе экспозициясе белән таныштылар. Күргәзмәнең мәйданы 10 мең квадрат метрга җитә. Ул сәнәгатьчеләрне, нефть-газ секторы, автомобиль тармагы һәм башка өлкәләрне берләштерә. Катнашучылар арасында 68 экспонент бар, алар арасында - Россия, Кытай, Төркия һәм Кыргызстанның алдынгы предприятиеләре. Аерым мәйданчык үзара мәдәниятләр зонасына бүленә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.