Рөстәм Миңнеханов Ютазы районында бөртеклеләрне җыю темпларын бәяләде һәм "Олимп" спорт мәктәбендә булды

17.08.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ютазы муниципаль районы механизаторлары, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, активы белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Баулы һәм Ютазы муниципаль районнарына эш сәфәре кылды. Эш сәфәренең төп максаты - район кырларында урып-җыю барышы белән танышу.

Беренче район - Баулы районы булды, аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Ютазы районында булдылар.

Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин хәбәр иткәнчә, кырларда көзге культуралар тулысынча җыелган. Сабан культураларын җыю дәвам итә. Район буенча уртача уңдыш - 37,8 ц / га. Район башлыгы, әгәр һава шартлары бозылмаса, районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сентябрьнең беренче декадасына бөртеклеләрне җыеп бетерәчәкләр һәм техник төр культураларны җыюга керешәчәкләр, дип ышандырды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Ютазы районы эшен уңай бәяләде. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә - шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыклар (ШЯХ) һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына (КФХ) ярдәм итү программаларында активрак катнашырга өндәде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ютазы районы тулаем алганда тотрыклы нәтиҗәләр күрсәтә. Ул барысына да урып-җыю кампаниясен уңышлы тәмамлауларын теләде һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең төбәк икътисадына зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте.

Татарстан Рәисе хәбәр иткәнчә, Ютазы районы гражданнарыннан мөрәҗәгатьләрнең күбесе автомобиль юлларының сыйфатына һәм су белән тәэмин итү проблемаларына кагыла.

«Вәзгыятьне контрольдә тотачакбыз һәм бюджетларны формалаштырганда Ютазы районының бу ихтыяҗларын һичшиксез исәпкә алачакбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда гамәлгә ашырыла торган һәм муниципаль районнарны, шул исәптән инфраструктураны үстерүгә кагылышлы барлык программалар дәвам иттереләчәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Кунаклар шулай ук Ютазы муниципаль районының авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар.

Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт ясалган «Олимп» спорт мәктәбендә булды. Биредә ул яшь спортчылар белән аралашты, шулай ук Урыссу бистәсендә тагын бер спорт объектын - стадионны карады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.