Рөстәм Миңнеханов Баулы районында бөртеклеләрне җыеп алу барышы белән танышты һәм яңартылган балалар лагеренда булды

17.08.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Баулы районында булды. Аны ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм район башлыгы Ильяс Гозәиров озата йөрде.

Яңа Баулы авылы янындагы бодай басуында республика Рәисе механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Районда урып-җыю кампаниясе 33%ка төгәлләнгән. Бүгенгә игенчеләр 7,5 мең га мәйданда 21,7 мең тонна ашлык суктырганнар, уңдыш гектардан 29 центнер тәшкил итә. Көзге культураларны 5,8 мең га мәйданда чәчү планлаштырыла. 2025 ел уңышы өчен гектарга 66 килограммнан артык минераль ашлама тупланган.

Марат Җәббаров терлекчелектә уңай динамиканы билгеләп үтте. Хәзер хуҗалыкларда 9,7 мең мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 2,4 мең сыер. Гыйнвардан июльгә кадәр 8,6 мең тонна сөт җитештерелгән - үсеш 7% ка. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы районның грант программаларында актив катнашуын ассызыклады. Узган ел терлек азыгы үзәге төзелгән. Үсеш нокталарының берсе буларак министр шәхси ярдәмче хуҗалыкларны активрак үстерүне атады.

Рөстәм Миңнеханов баулыларга МХОдә катнашучыларга гуманитар ярдәм формалаштыру һәм махсус хәрби операция уздыру зонасына йөкләр җибәрү өчен рәхмәт белдерде. Өстенлекле юнәлеш дип ул хәрбиләрнең гаиләләренә алга таба ярдәм күрсәтүне атады.

Урып-җыю эшләре кызу бара, әмма яңгырлар басуларда эшне кыенлаштыра. Шуңа күрә Рөстәм Миңнеханов һәр аяз көнне максималь нәтиҗәле файдаланырга өндәде.

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, республикада дәүләт программалары дәвам итәчәк. Ул коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча яңа юнәлеш турында да искәртте. "Тулаем алганда сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Тотрыклы район, бик яхшы бердәм команда. Юлларда, су белән тәэмин итүдә сораулар бар. Бу юнәлештәге эшне дәвам итәчәкбез", - диде республика Рәисе.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Баулыдагы «Ласточка» балалар лагеренда булды, анда күптән түгел 214 млн сумлык капиталь ремонт тәмамланган. Эшләр «Җәй - балаларга» программасы кысаларында башкарылган. Лагерь ел әйләнәсе эшли. 1,3 гектар территориядә ике торак корпус, медпункт, КПП һәм ашханә урнашкан. Бер сменада биредә 90 бала ял итә. Республика Рәисе уен мәйданчыкларын карады, торак корпуста һәм ашханәдә булды, шулай ук балалар белән аралашты. Рөстәм Миңнехановны ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанда Беренчеләр хәрәкәте җитәкчесе Тимур Сөләйманов озата йөрде.

2019 елдан Татарстанда Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Җәй – балаларга» балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм савыктыру учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү программасы гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә 7 млрд сумга якын балаларны савыктыру өчен 43 лагерь төзекләндерелгән һәм төзелгән. 2025 елда «Җәй - балаларга» программасына 1,3 млрд сумлык 19 объект кертелгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.