Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районында урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты

12.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районында эш сәфәрендә булды. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов озата йөрде.

Бакырчы авылы янындагы басуда механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу узды.

Рөстәм Миңнеханов хезмәткәрләр белән аралашты һәм урып-җыюда алдынгы булган районның алдынгы комбайнчыларын бүләкләде.

Урып-җыю кампаниясенең барышы турында тулырак Рәмис Сафиуллов сөйләде. Бүгенгә игенчеләр 18,6 мең га (планнан 44%) мәйданда уңыш җыйганнар. Уңыш - 58 ц/га. кырларда 120 комбайн эшли, һәркөнне 4,5 мең тонна ашлык амбарга керә. Уңай һава торышы булганда урып-җыюны 30 августка тәмамлау планлаштырыла. Игенчеләр шулай ук көзге культуралар чәчүгә дә керешкәннәр. Барлык хуҗалыклар да орлыклар, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителгән, 30дан артык чәчү комплексы әзерләнгән.

Якын киләчәктә шикәр чөгендерен җыю планлаштырыла. Быел 8,7 мең гектарда уңыш җыясы бар. уңышка фаразлар уңай: 500 мең тоннадан артык татлы тамыр җыеп алу көтелә. Тәтеш районы хуҗалыкларында 11,4 мең баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 3,8 мең баш сыер. Беренче яртыеллыкта 13,3 мең тонна сөт җитештерелгән.

Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар җитәкчеләренә бердәм эшләре өчен рәхмәт белдерде.

"Тәтеш районы - нәтиҗәле эш һәм бердәм хезмәт үрнәге. Бөртеклеләрне җыеп алу буенча да, тулаем агросәнәгать комплексын үстерү буенча да яхшы күрсәткечләргә ирешәсез. Бүгенге көнгә төп бурыч – уңышны сыйфатлы һәм оператив рәвештә җыеп алу. Параллель рәвештә көзге культуралар чәчү башлана. Уңышлар сезгә!"- диде республика Рәисе.

Аннары ул җирле җитештерүчеләрнең авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе белән танышты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.