Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның берничә муниципаль районында эш сәфәрендә булды.
Беренчеләрдән булып Кама Тамагы муниципаль районы билгеләнде.
Рөстәм Миңнеханов биредә «Юрьев мәгарәсе» визит-үзәгендә булды. Бу туризм объекты 2023 елда Татарстан Республикасында җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы кысаларында төзелгән, 2024 елның июнендә ачылган. Визит-үзәктә мәгарә һәм штольнялар буйлап гид-озатып йөрүче белән экскурсиягә заказ бирергә мөмкин, кафе бар, туризм җайланмаларын прокатка бирү, туристлар өчен танып-белү лекцияләре каралган.
Рөстәм Миңнехановка Кама Тамагы районына килүче туристларны җәлеп итү нокталарын күрсәттеләр. Болар - Юрьев мәгарәсе, гипс штольнялары, Лобач тавы, Идел һәм Кама елгалары кушылган урын.
Туризм сервислары объектлары арасында – эко-отель, глэмпинг, балык тоту базасы һәм башкалар. Биредә «Идел сукмагы»да уза - җәяү йөрү өчен махсус оештырылган түгәрәк маршрут. Проект 2020 елда Стратегик инициативалар агентлыгы конкурсында җиңеп чыккан. База туризм инфраструктурасы 2021-2024 елларда иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы хисабына, шулай ук шәхси һәм федераль инвестицияләр ярдәмендә булдырылган.
Проект экосистеманы саклауга һәм туризм өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән, капиталь булмаган база инфраструктурасын булдыруга, килүчеләргә экологик белем бирүгә һәм кыйммәтле территорияләрдән читтә туризм объектларына агымнарны яңадан бүлүгә басым ясала. Эшне Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының табигый территорияләр буенча дирекциясе җитәкли.
Аннары район активы вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән очрашу узды.
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вазыйхов басуларда урып-җыю эшләре барышы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, урып-җыю әйбәт темплар белән бара, майлы культураларны да җыясы бар. "Һава торышы безгә уңышны җыеп алырга мөмкинлек бирер дип өметләнәбез, - диде ул. - Якынча вакыт – 25 август. Эш җайлы бара".
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, республикада 2 млн 215 мең тонна ашлык суктырылган инде. Тулаем республика буенча бөртеклеләр мәйданының 42%ы җыелган инде, уртача уңыш - 42,5 ц/га.
Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, Кама Тамагы районында бөртеклеләрне җыялар, шулай ук туфракны да эшкәртәләр, чәчүгә әзерлек бар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Кама Тамагы районы яхшы туризм потенциалына ия һәм аны үстерергә кирәк.
"Район туризм өлеше өчен бик отышлы урнашкан. Моны кыргый туризмнан цивилизацияле туризм маршрутларын үстерүгә күчү өчен үстерергә кирәк", - диде ул. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген мөһим бурычларның берсе – МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, ул безнең сугышчыларга ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде.
Район активы белән аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов түбәндәгеләрне аерым билгеләп үтте: катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, республикада инфраструктураны үстерүгә бәйле барлык программалар да дәвам итәчәк, шул исәптән бу юллар челтәренә, сыйфатлы су белән тәэмин итүгә кагыла һ.б. ул шулай ук бүгенге көндә хакимиятнең таянычы - авыл җирлекләре җитәкчеләре, кешеләр белән турыдан-туры эшләүчеләр, дип ассызыклады.
«Безнең таяныч - җирлек җитәкчеләре", - диде Татарстан Рәисе.
Шулай ук районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре товарлары күргәзмәсе дә оештырылды – монда «Император питомнигы» (декоратив үсемлекләр үсентеләре), «Август» агрофирмасы продукциясе, җирле умартачылардан бал, «Красный восток» агрохолдингы һәм башкалар тәкъдим ителде.
Кама Тамагы районына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар атчылык фермасында – «Нуриев Р. Ф.» КФХ крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар.
Бүген Рөстәм Миңнеханов булачак чираттагы район - Тәтеш муниципаль районы.