Рөстәм Миңнеханов республиканың Питрәч районында булды

10.08.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Питрәч муниципаль районы активы белән урып-җыю кампаниясенең барышы турында фикер алышты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың берничә муниципаль районында эш сәфрендә булды.

Питрәч муниципаль районының Кощаково авылында Рөстәм Миңнеханов район активы вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән очрашты.

Питрәч муниципаль районы башлыгы Рәис Сөләйманов хәбәр иткәнчә, бөртеклеләрне җыю актив темплар белән бара. Чәчү мәйданы 54,6 мең га тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, районда барлык мәйданнарның 30%ы җыелган. Ул шулай ук районда терлекчелек өлкәсендә фермер хуҗалыклары үсеше күзәтелүен билгеләп үтте. Шул ук вакытта шәхси ярдәмче хуҗалыклар буенча кимү күзәтелә. Районда барлыгы 9 меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, терлекчелек һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өлкәсендә эшләү өчен терлек азыгы үзәкләре булдырырга кирәк.

Моннан тыш, ул инфраструктураны яхшырту буенча кайбер программаларның тормышка ашырылуына игътибар итте. Бер миллиард сумга якын акча район юлларына гына юнәлдереләчәк.

Районга сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар шулай ук «Кулонэнергомаш» ҖЧҖ җитештерү комплексы һәм аның үсеш планнары белән таныштылар. Предприятие җитештерә торган продукция тәкъдим ителде.

"Кулонэнергомаш" ҖЧҖ тимер-бетон эшләнмәләр заводлары һәм авыл хуҗалыгы тармагы өчен җайланмалар, корыч кою продукциясе һәм чуеннан эшләнмәләр җитештерә, шулай ук сәнәгать тармаклары объектлары өчен җайланмалар проектлауны һәм әзерләүне гамәлгә ашыра.

Быелның июлендә биредә заманча җайланмалар белән җиһазландырылган яңа кою цехы төзелеп беткән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.