Ингушетия башлыгы Юныс-Бәк Евкуров һәм Дагстан Президенты Рамазан Абдулатипов Казанда “Боинг” һәлакәтендә үлүчеләр истәлегенә чәчәкләр салдылар

21.11.2013

Бүген Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуров һәм Дагстан Республикасы Президенты Рамазан Абдулатипов 2013 елның 17 ноябрендә “Казан” халыкара аэропортында “Боинг 737” самолеты һәлакәтендә үлүчеләр истәлегенә тиз генә ясалган мемориалга чәчәкләр салдылар.

Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров озата йөрде.

ТР Президенты матбугат хезмәте.