Рөстәм Миңнеханов Халыкара текбол федерациясе рәисе Виктор Хусар белән очрашты

08.08.2025

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара текбол федерациясе рәисе Виктор Хусар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Текбол футбол элементлары булган өстәл теннисын хәтерләтә. Уенчылар арасында кәкрәйтелгән өстәл һәм футболны хәтерләткән туп урнашкан. Көндәшләр тупны өстәлнең капма-каршы ягына ыргытырга тиеш, ракеткалар урынына алар, куллардан башка, гәүдәнең теләсә кайсы өлешен кулланалар.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Хусар республика территориясендә текболны үстерү буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Казанга визиты кысаларында Виктор Хусар шәһәрнең эре спорт объектларында булды: «Ак Барс Арена» стадионында, Су спорт төрләре сараенда, «Урам» экстрим-паркында. Шулай ук планнарда - җиңел атлетика буенча Россия чемпионатын карау, ярыш бу көннәрдә Татарстан башкаласында уза.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низмиев.