Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Теләче районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.
Басулар өстеннән очып узганнан соң, республика Рәисе механизаторлар һәм хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашты, тармактагы вәзгыять турында фикер алышты, шулай ук җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе күргәзмәсе белән танышты.
Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин хәбәр иткәнчә, урып-җыю 35%ка башкарылган. Кырларда 50дән артык комбайн эшли, уртача күрсәткеч - гектардан 38 центнер.
Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә уңышлар теләде. Ул шулай ук җирлек башлыкларының игътибарын махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүне дәвам итәргә кирәклегенә юнәлтте.
Аннары республика Рәисе «Август-Теләче» ҖЧҖ орлыкларны саклау һәм эшкәртү комплексының эше белән танышты. Югары технологияле җайланмалар ашлыкны күп баскычлы чистартуны, калибрлауны һәм саклагыч эшкәртүне тәэмин итә. Әлеге проект көзге һәм сабан бодае, борчак һәм башка культураларның югары репродукцияле орлыкларын җитештерүне тәэмин итә.